

24 марттан 22 апрельгә кадәр Уфа территориясендә авыр машиналар хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертеләчәк, дип хәбәр итә шәһәр хакимияте. Башкалага керү урыннарында тиешле юл билгеләре һәм өстәмә мәгълүмат билгеләре урнаштырылачак.
"Чикләү гадәттәгечә язгы эрү вакытында юлны зыяннан саклау өчен кертелә.Транспорт чараларының максималь рөхсәт ителгәннән авыррак йөк ташып, юлларга салган зыян күләмендә штраф салыначак. Түләү күләме ташылган йөкнең авырлыгына һәм маршрут озынлыгына бәйле. Автомобиль юлына китерелгән зыян өчен компенсациядән алынган барлык акча шәһәр җәмәгать юлларын ремонлау өчен кулланылачак”, - дип белдерделәр шәһәр хакимиятендә.
Оешма җитәкчеләренә 24 мартка кадәр Уфага кирәкле күләмдә төзелеш материаллары, җиһазлар, ягулык, товарлар һәм башка төр йөкләр китерүне тәэмин итү тәкъдим ителде.
Чыганак: шәһәр хакимияте матбугат хезмәте
Фото: шәһәр хакимияте матбугат хезмәте