

Мәгълүм булуынча, РФ президенты Владимир Путин 22 февральдә Донецк һәм Луганск халык республикаларын рәсми тану турындагы указларга кул куйгач, көнбатыш илләре һәм Америка Русиягә каршы чираттагы санкцияләрне кертте.
Күп кенә дәүләтләр безнең самолетлар өчен һава киңлекләрен япты. Көнбатыш һәм Америка безнең банк системасына да катгый чикләүләр кертте. 28 февральдә Үзәк банк ашыгыч рәвештә төп ставканы 9,5 проценттан 20 процентка күтәрде. Русия Үзәк банкы җитәкчелеге шушы рәвешле илдә финанс тотрыклылыгына, бәяләрнең кинәт югарыга сикермәвенә һәм халыкның акчаларын саклауга ирешеп булачак дип белдерде. Әмма кискен үзгәрешләр вакытында бәяләр барыбер үсәчәк, без моңа бүген дә шаһит.
Санкцияләр бер бүген башланмады. Кырымны кайтару һәм Украинадагы вакыйгалар белән генә дә бәйле түгел ул. Ул санкцияләр алыкара корал базарында Русиянең көч ала баруыннан Көнбатыш көндәшлеге аркасында 2010 елда ук кертелә башлады.
Русия хәрби сәнәгатенең үсешен тоткарлау максатында хезмәттәшлек чикләнде. Чөнки аларга заманча коралланган, көчле армиясе булган ил кирәкми иде. Шул вакыттан алып санкцияләр кертеп РФнең сәнәгатен һәм икътисадын какшату буенча сәбәпләр эзли башладылар. Алар бер сәбәп көттеләр һәм сәбәп Магнитскийның тикшерү изоляторында серле үлеменнән соң табылды. Гомумән алганда, АКШ, Европа союзы илләре һәм аларга кушылган Австралия, Канада, Япония Русиягә 57 төрле санкция салдылар. 2014 елда гомум халык референдумы нәтиҗәсендә Кырым Русия Федерациясенә кушылды. Шуннан соң тагын санкцияләр кертелде.
Шул елны канлы дәүләт түңкәрелеше нәтиҗәсендә Украинада Көнбатышка йөз тоткан һәм НАТО властька хәрби оешмасына керергә теләк белдергән радикал милләтчеләр килде. Әмма Луганск һәм Донецк өлкәләре халкы аларның сәясәтен хупламады, үзләрен аерым Халык Республикалары дип игълан иттеләр. Украина властьлары Луганск һәм Донецк халкының бу таләпләрен санга сукмыйча, аларны террорчылар, сепаратистлар, дип атадылар һәм бу төбәкне тупка тота башладылар. Халык республикаларына һәм Русиягә карата тагын санкцияләр арттырылды. Әмма моның белән тынычланмадылар. Янә сәбәп эзләделәр. Һәм ул табылды. Украина күгендә Малайзия пассажир самолеты ракета ярдәмендә бәреп төшерелде. Аны шартлатуда Русияне гаепләделәр һәм янә санкцияләрне арттырдылар. Донецк аэропорты диспетчерының, шул вакытта һавада булган һәм шартлауны күргән Украина хәрби самолеты пилотының дөрес хәлне сөйләүләрен исәпкә алмыйлар, җинаять эше протоколларына кертмиләр. Чөнки бу очракта дөреслек ачыкланачак бит. АКШ хәрби спутникларының югары сыйфатлы фото төшерә алулары бар дөньяга билгеле. Әгәр дә пассажир самолетын Русия яки Донецк һәм Луганск хәрбиләре шартлатса, ул фотолар минутында бар дөнья халкына күрсәтелер иде. Америка җитәкчелеге пассажир самолетын Украина хәрбиләре шартлатуын ачыктан-ачык белеп тора. Шуңа күрә дә ул фотолар киң җәмәгатьчелеккә күрсәтелми, Аның каравы, дөреслекне ачып салмагач, Русияне, Донецк һәм Луганск халык республикаларын гаепләргә була. Иң мөһиме, тагын да санкцияләр кертергә сәбәп бар...
Арытаба тагын сәбәп кирәк иде. Аталы-кызлы Скрипальләрне, аннан соң Навальныйны безнең махсус хезмәт офицерлары хәрби агулаган дигән ялган яла яктылар. Галимнәрнең хәрби химик матдә белән агуланганда үзләре дә, якын тирәдәге кешеләр дә үлеп беткән булырлар иде дигән чыгышларын ишетмәделәр дә. Информацион сугыш шул тиклем көчле ки, ялганны чын итеп ышандырырга тырыштылар. Һәм без гел гаепле булып калдык. Чит илләрдә эшләгән яки бездә эшләп чит илләргә дөрес хәбәрне җиткерергә сәләтле радио каналларны, телевидение һәм башка мәгълүмат чараларының эшчәнлеген туктаталар. Дөнья халкына дөреслек барып ирешүдән курыктылар.
Донецк һәм Луганск халык республикаларын радикал милләтчеләрдән азат итү һәм үзебезнең ил иминлеген саклау ниятеннән Украинада махсус хәрби операция башлангач, төрле фейклар, ялган хәбәрләр тарату йөзләрчә тапкыр артты. Шуларга өстәп янә санкцияләр артты.
Гомумән алганда, 2010 елдан алып безнең илгә 5520 санкция игълан ителгән. Шулар исәбендә, Донецк һәм Луганск республикаларын рәсми таныгач 2800 санкция кертелде, шуларның 2405 е физик шәхесләргә карата. Соңгы исемлеккә 343 оешма да өстәлде.
8 март көнне АКШ Русиядән нефть һәм газ алуны туктатачакбыз, дип чыгыш ясады. Санкцияләрнең бар дөнья икътисадына зыян салачагын аңлап җиткермиләр әлегә. Соңгы атнада гына АКШ һәм Европа союзы илләрендә бензин һәм дизель ягулыгының бәясе 25 процентка арткан. Германиядә кибет киштәләренең бушап калганын күрсәтәләр. Азык-төлеккә хаклар көннән-көн үсә. Югары сыйфатлы он җитештерүгә кулланылган бодайның хакы Европа илләрендә 43 процентка арткан. Зәңгәр ягулыкның 1 мең кубометры 3600 долларга кадәр күтәрелде. Нәтиҗәдә, яшелчә-җимеш үстерүче теплицаларның яртысы диярлек эшен туктаткан. Андый кыйммәт хакка газ алалмаячакларын белдерәләр. Германия Русиядән газ кертүне туктату, аны башка тарафлардан кертү юлларын эзли. Бүген Германиянең химия һәм минераль ашламалар җитештерү тармагында 118 мең кеше эшли. Минераль ашламалар җитештерү бар дөньяда газны иң күп кулланган тармак булып тора. Русия газыннан баш тарткан очракта бу сәнәгать туктаячак. Димәк шушы 118 мең кеше эшсез калачак. Ул турыда уйлыйлар микән? Русия, чәчү чоры тәмамланганчы Европа илләренә минераль ашламалар сатуны туктатты. Бездән кермәсә, ә үзләрендә җитештерә алмасалар, алар нәрсә белән басуларын ашларга уйлыйлар соң? Минераль ашлама кертмәгән басуларда уңыш бермә-бер кимиячәк. Нәтиҗәдә, азык-төлеккә хаклар үсәчәк, фермерлары керемсез калачак. Алар моны тыныч кына күзәтеп тормаячак, әлбәттә. Аны да уйлаучы юк шикелле.
Санкцияләрнең безнең халыкка да зыяны зур, әлбәттә. Бездә дә азык-төлеккә һәм көндәлек техникага хаклар арта. Сәнәгать, машина төзү тармакларында авырлыклар килеп туарга мөмкин. Белүегезчә, юл һәм торак төзелешендә күпчелекне чит ил техникасы тәшкил итә. Техника ватылмый тормый, аларга запас частьләр кирәк булачак. Тик аларны сатмасалар, юл һәм торак төзелешендәге күп төрле чит ил техникасы туктап калырга мөмкин. Фармацевтика тармагында дару җитештерү чималының 80 проценты читтән кертелә.
Нефть һәм газ сәнәгатендә шулай ук чит ил корылмаларыннан бик бәйлебез әле. 2014 елда ук импорт алмаштыру хакында сөйлибез, әмма зур алга китеш юк. Русия Президенты Владимир Путин 2014 елда ук моңа аерым басым ясаган иде. Шуңа да карамастан, кибетләрдә бездә эшләнгән тузан суырткыч та, микродулкынлы мичләр дә, чит илнекен алмаштырырдай суыткычлар да, кер юуу машиналары да артмады. Кайбер чиновниклар нефть һәм газ күп, сатарбыз да, кирәк техниканы сатып алырбыз, нигә борчылырга дип яшәүләрен белделәр. Бүген күп кенә чит ил компанияләре бездә эшчәнлекләрен туктатты һәм туктаталар. Тагын бик күп кешеләребез эшсез һәм керемсез калачак. Яңа телевизор яки суыткыч алмый да яшәп торып була. Ләкин безнең өчен, дөньяның башка бер илендә дә җитештерелмәгән бик кирәкле Америка даруларын тәэмин итү мөһим. Йөрәк авырулары һәм яман шеш авырулары булган кешеләр дәваланмыйча калырга мөмкин. Дару җитештерү тармагында да импорт алмаштыру хакында күп еллар сөйлибез, әмма әллә ни үсеш сизелми. Бәлки, бу санкцияләрдән соң чиновниклар сүздән эшкә күчәр. Безнең кебек зур, чималга бай дәүләткә читләргә ышанып, алар ясаган техникага табынып яшәүдән арынырга кирәктер. Санкцияләр ныклы сабак бирсен иде.
Фото:ria.ru