Җәмгыять
10 Марта 2022, 09:24

Югалту

Уфа "Нур" татар дәүләт театры оештыручыларының һәм режиссерларының берсе – Әбелхәер Касыйм улы Сафиуллин вафат.

ЮгалтуЮгалту
Югалту

Озайлы каты авырудан соң Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Уфа "Нур" татар дәүләт театры оештыручыларының һәм режиссерларының берсе – Әбелхәер Касыйм улы Сафиуллин вафат.

Әбелхәер Касыйм улы1943 елның 15 августында Кушнаренко районы Каратәкә авылында туган. Тәүдә мәдәни-агарту училищесын, аннан соң Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган.
1976 елдан Башкорт дәүләт академия драма театрында, аннан соң Сибай драма театрында, соңрак Уфа дәүләт сәнгать институтында хезмәт сала ул.
1997-2016 елларда “Нур” театрының баш режиссеры була.

Әбелхәер Касыйм улы  “Нур” театрын  булдыруга һәм үстерүгә саллы өлеш керткән шәхес. Аның  “Йонлы кеше” (Аманулла), «Көйсез кияү» (К.Тинчурин), «Галиябану» (М. Фәйзи), «Ак чәчәк – сиңа бүләк» (Р. Нурлыгаянов), “Гөргери кияүләре” (Т. Миннуллин), «Кыз урлау» (М.Карим) һ.б. сәхнәләштергән әсәрләре театр репертуарын озак еллар бизәде. Тамашачылар аның спектакльләрен яратып карады.

Режиссер белән хушлашу иртәгә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында уза.

“Өмет” гәзите коллективы Әбелхәер Касыйм улы Сафиуллинның гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас