

Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә Башкортстанның авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов санкцияләр кертелгән шартларда язгы кыр эшләренә әзерлекнең ничек баруы турында сөйләде.
Килеп туган хәлгә бәйле рәвештә бөртеклеләр, соя, карабодай, шикәр чөгендере һәм мал азыгы культуралары өчен чәчү мәйданнарын арттырырга карар ителде. Илшат Фазрахманов фикеренчә, 2022 елда терлекчелек өлкәсендә үсеш көтелә – кош-корт, терлекләр санын арттырачаклар. Быел кыр эшләре 20 млрд.сумга төшәчәк. Бу үткән ел белән чагыштырганда, чирек өлешкә күбрәк. Орлыкларга, ашламалар һәм запас частьларга бәяләр артты.
Әйткәндәй... Шикәр чөгендерен былтыр да күп чәчтек, мул гына уңыш җыеп алдык. Әмма санкцияләр шаукымы астында кибетләрдә шикәргә хаклар артты, кайбер урыннарда киштәләрдән югалды бу ризык. Бу уңайдан Башкортстанның сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев 10 мартта социаль челтәрләрдә аңлатма биргән:
– Моңа кадәр Русиянең туклану продуктлары җитештерүче күпчелек предприятиеләре аларны кайтару буенча чит ил җитештерүчеләре белән эшләде. Хәзер мондый мөмкинлекләре юк. Хәзер инде алар эчке базардан сатып алалар, шуның белән Русия шикәренә ихтыяҗны арттырдылар. Тагын бер фактор – шикәргә ихтыяҗның артуы. Сатучылар товарны складлардан кибет киштәләргә куярга өлгерми.
Алексей Гусев җитештерүчеләр, дистрибьюторлар, ритейл белән очрашулар үткәрелүе турында хәбәр итте. Алар сатып алына торган шикәр күләмен арттырырга вәгъдә итә.
- Әлбәттә, базарда килеп туган хәлдән файдаланып, зур керем алып калырга тырышучылар да бар. Монда Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсе белән берлектә эшләячәкбез, - дип вәгъдә итте сәүдә министрлыгы башлыгы.
Фото: "Башинформ"