Җәмгыять
10 март 2022, 09:48

Прокурорлар җавап бирде

“Өмет” гәзите редакциясендә Уфа шәһәренең Киров районы прокуратурасы хезмәткәрләре кайнар линия үткәрде һәм укучыларыбызның сорауларына җавап бирделәр.

Прокурорлар җавап бирдеПрокурорлар җавап бирде
Прокурорлар җавап бирде

“Өмет” гәзите редакциясендә Уфа шәһәренең Киров районы прокуратурасы хезмәткәрләре – прокурор урынбасары Рәмил Колчурин белән прокурорның өлкән ярдәмчесе Венер Азнабаев кайнар линия үткәрде һәм укучыларыбызның сорауларына җавап бирделәр.

Гәзит укучылардан 8 шалтырату булды. Нигездә, сораулар хезмәт, җир, балигъ булмаганнар турындагы законнарга һәм бер тапкыр бирелә торган акчалата компенсациягә кагылды. Прокурорлар бу сораулар буенча, федераль законга нигезләнеп, җаваплар бирделәр, хезмәт мөнәсәбәтләре буенча ничек итеп судка бирү турында аңлаттылар.

Шалтыратучылар арасында хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерми генә эшләп, вакытында эш хакы ала алмауга зарланып шалтыратучылар күп булды.

Бөтен сораулар буенча да прокурор тикшерүләре үткәреләчәк һәм шалтыратучылар өй адресларына җавап алачак.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас