

Башкала халкы азык-төлеккә хакларның артуына аптырый. Кешеләр әйтүенчә, бәяләр көненә берничә тапкыр арта һәм моның белән нидер эшләргә кирәк.
"Яңалыкларда азык-төлеккә бәяләр артса, халык бу хакта мөрәҗәгать яза ала дип әйттеләр. Уфаның Сипайло бистәсендә “Корсо” базарында бәяләр сәгать саен арта. Һәрбер бутикны аерым тикшерергә кирәк. Шау-шу астында акча эшләргә телиләр. Халык товарларны кырып-себереп ала!” дип зарланган Гөлфия Рустиева.
- Мониторинг мәгълүматлары буенча, 7 мартка республика кибетләрендә уртача минималь бәяләр түбәндәгечә : кәбестә – 61,25 сум/кг, бәрәңге – 45,01 сум/кг, кишер – 46,59 сум/кг, суган – 27, 74 сум/кг, көнбагыш мае – 112,91 сум/л, тавык ите – 165,26 сум/кг, дуңгыз ите — 282, 13 сум/кг, карабодай – 104,54 сум/кг, бодай оныннан икмәк һәм күмәчләр – 61,18 сум. бодай оны – 44,50 сум/кг, шикәр комы-64,73 сум/кг. Республика кулланучылар базарындагы бәя ләр белән хәл даими контрольдә кала, - дип җавап биргән Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкиле.
Фото: news102.ru