Җәмгыять
9 март 2022, 08:10

«Безгә колхозлар кирәк!»

Башкортстанда  яшәүчеләр Радий Хәбировка мәрәҗәгать итте.

«Безгә колхозлар кирәк!»«Безгә колхозлар кирәк!»
«Безгә колхозлар кирәк!»

Республикада яшәүчеләр  төбәк Башлыгы  Радий Хәбировка колхозларны һәм совхозларны тергезү,  шулай ук үзебездә җитештерергә кирәклеккә басым ясап,  мөрәҗәгать итте.

«Безгә колхозлар һәм совхозлар кирәк! Яшьләргә эш булыр иде. Басуларны  чүп үләненнән, бурьяннан  арындырып,  чәчәргә кирәк. Менә бу , ичмасам, сезнең гади халык өчен зур батырлыгыгыз булыр иде!»,  - дип язган Нәсимә Исмәгыйлева.

"Терлекчелекне үстерергә кирәк,  югыйсә, барыбыз  да пальма мае белән агуланачакбыз. Канадада авыл хуҗалыгы  министры урынбасары,  пальма маеның терлекләр рационына эләгүе беленгәннән соң, отставкага киткән. Кешеләр түгел, терлекләр рационына», - дигән  Хәмит Нәҗметдинов.

«Без  чит ил калдыкларын түгел, ә үзебездә  җитештерелгәнне ашарга  тиеш” – дигән фикерен язып калдырган тагын бер ханым.

Фото: news102.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас