

Валентин Юдашкин үзенең коллекциясен онлайн мода-шоуда да күрсәтә алмаячак. Танылган дизайнерга Париж мода атнасында катнашырга рөхсәт ителмәгән. Бар дөньяга билгеле мода остасы , башка кайбер сәнгать вәкилләре кебек, Украинада махсус операция үткәрүгә ачыктан-ачык каршы тормады. Юдашкин Русия армиясе гамәлләре турында тискәре сүз әйтсә, аны программадан төшереп калдырмаслар иде, әлбәттә. 58 яшьлек Юдашкинның биш елдан артык яман шеш авыруы белән көрәшүен искә төшерик. Берничә ел элек дизайнерга бөернең яман шеш диагнозы куелган, аннары башында метастазлар табылган. Куркыныч авыруга карамастан, Валентин Абрамович эшләвен дәвам итә һәм яңа образлар тудыра.
Төпле фикерле мода остасына сәламәтлек һәм рух ныклыгы теләп калабыз.
Чыганак: ria.ru
Фото:ria.ru