Җәмгыять
7 март 2022, 06:01

Бал кортларының ни гаебе бар?

Башкортстанда зур халыкара чара юкка чыгарылды.

Бал кортларының ни гаебе бар?Бал кортларының ни гаебе бар?
Бал кортларының ни гаебе бар?

"Апимондия" Халыкара умартачылар конгрессы Башкарма советы бу вакыйганы сентябрьдә Башкортстанда үткәрү мөмкин түгел дип саный. Бу карарны сәяси вәзгыятьнең катлаулылыгы белән бәйлиләр. Апимондия президенты Джефф Петтис аңлатканча, барлык умартачылар һәм барлык илләрнең тикшерүчеләре конгрессны көтәләр. Ул конгресс алдыннан берничә симпозиум үткәрү планлаштырылганын өстәде һәм алдагы көннәрдә яңалыкларны рәсми сайтта карарга өндәде.

 "Апимондия" умартачыларның халыкара конгрессы икенче тапкыр кичектерелә. Башта ул 2021 елда булырга тиеш иде, ләкин коронавирус чикләүләре аркасында ул быелга кичектерелде. Хәзер, сәяси вәзгыятьнең катлаулануы аркасында, “Бал бабайлар” җыены 2022 елда да юкка чыгарылды. Умартачылар конгрессы 2023 елда Чили дәүләтендә үткәрелергә мөмкин дигән хәбәр ишетелеп калды.

Менә шулай дуслар, иң тырыш һәм иң файдалы бөҗәкләребез дә санкция тегермәненә эләкте.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас