Җәмгыять
6 март 2022, 13:33

Валентина Терешковага - 85

Беренче хатын – кыз косманавтның гомер бәйрәме.

Валентина Терешковага - 85Валентина Терешковага - 85
Валентина Терешковага - 85

 Космос тарихындагы беренче хатын-кыз космонавты Валентина Терешкова бүген 85 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Аның туганнары да Валентинаның космоска очуын радио аша гына беләләр. Булачак косманавт парашют спорты буенча ярышка барам дип чыгып китә...

Валентина 1937 елның 6 мартында Ярославль шәһәре янындагы Олы Масленниково авылында крестьян гаиләсендә туа. Әтисе тракторчы, Совет-Фин сугышында һаләк була. Әнисе туку фабрикасында эшли. Кичке мәктәпне тәмамлагач, Валя шулай ук ​​ Красный Перекоп туку фабрикасына эшкә урнаша. Шул ук вакытта ул җирле очу клубында парашют спорты белән шөгыльләнә. Бу хобби аның киләчәк тормышын һәм язмышын төптән үзгәртә.

Космонавтларның беренче уңышлы очышыннан соң, баш конструктор Сергей Королев хатын-кызны орбитага җибәрү турында уйлана башлый. 1962 елда космоска җибәрү өчен хатын – кызлар командасы туплана. Таләпләр түбәндәгечә: яшь - 30 яшьтән олы түгел, авырлыгы - 70 килограммга кадәр, биеклеге - 170 сантиметрга кадәр. Моннан тыш, ул парашютист булырга тиеш. Сайлау нәтиҗәсендә биш кандидат сайлана. Барлык кызлар да хәрби хезмәткә чакырылалар һәм космонавтларның 2 нче отрядына билгеләнәләр. Бик җитди сынаулар башлана. Гомумән алганда, хатын-кызларны очу өчен укыту программасы ир-атлар өчен укыту программасыннан әллә ни аерылмый. Кызларның кайсысы космоска очачагын сайлау вакыты җиткәч, Никита Хрущев та кушыла. Валентина Терешкованың өстенлеге шунда: ул эшче-крестьян гаиләсеннән - әтисе сугышта үлгән һәм  үзе яшь чагыннан туку фабрикасында эшләгән. Гомумән, халык кешесе. Сөйләшү, халык алдында телмәр тоту һәм иҗтимагый чаралар үткәрү сәләте дә исәпкә алына, чөнки орбитадан кайткач, беренче хатын-кыз косманавт, Юрий Гагарин кебек, ил һәм дөнья буйлап сәяхәт итәргә, Совет системасының өстенлекләре турында сөйләргә тиеш булачак. Башка көндәшләре бу сәләтләрдән аңардан күпкә түбән була.

1963 елның 16 июнендә Байконурдан Валентина Терешкова белән "Восток-6" космик корабы старт ала. Восток-6 га кадәр ике көн алдан Валерий Быковский Восток-5 ракетасы белән орбитага чыгарыла. Очышның мөһим өлеше радиоэлемтә экспериментларында, шул исәптән космик ракеталар арасында. Терешкова һәм Быковский бер-берсе белән, шулай ук җирдәге команда үзәге белән радио элемтә үткәрәләр, аларның эшләрен координациялиләр һәм күзәтү нәтиҗәләрен чагыштыралар. Восток – 6 корабын очыру һәм аны орбитага чыгару бик яхшы үтә. Ләкин очышта проблемалар барлыкка килә башлый - Терешкова корабның юнәлешен үзгәртә алмый. Бак дисәң, идарә итү электр чылбырлары дөрес тоташтырылмаган була Валентина җирдән алынган күрсәтмәләрне үтәп, бу проблеманы чишә. Бу очрак турында Сергей Королев беркемгә дә бернәрсә дә әйтмәскә куша. Валентина Терешкова баш конструкторның бу үтенечен 40 ел буена сер итеп саклый

Барлык кыенлыкларга карамастан, очыш өч көнгә якын дәвам итте. "Восток-6", җир тирәсендә 48 әйләнеш ясый һәм 19 июньдә Алтай төбәгенә төшә. Валентина Терешкова, тарихта беренче хатын-кыз космонавты булудан тыш, космоска берүзе очучы бердәнбер хатын-кыз.

Хөрмәтле космонавтыбыз белән горурланабыз һәм озын гомер, тазалык теләп калабыз.

Чыганак:rg.ru

Фото:rg.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас