

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Сибайда эш сәфәре белән булган вакытында Бөек Ватан сугышы ветераны, 98 яшьлек Сәмига Рысмөхәмәт кызы Рысбаева белән очрашты.
“Сугышка Сәмига Рысбаева 1942 елда китә, бу вакытта кызга 18 яшь була. Ул авиамеханик, парашютлар әзерләүче була, Украина, Польша, Чехословакияне азат итүдә катнаша. Җиңүне Чехословакиядә каршылый. Рысбаева II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң ул хәрби заводта, рудникта, аннан ташчы булып эшли.
Яше өлкән булуга карамастан, Сәмига апа сәламәт, исән-имин яшәп ята. Без аның белән ике елдан соң, мин аның 100 яшенә килгәч, очрашырга сөйләштек,- ди Радий Хәбиров очрашу уңаеннан.