Җәмгыять
6 март 2022, 15:28

Сез кем яклы?

Туган җирегезне яратмагач, читтә шаулап йөрегез…

Сез кем яклы?Сез кем яклы?
Сез кем яклы?

Полиция хезмәткәрләре ике кешегә карата административ беркетмәләр төзегән. Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә: “Полиция хезмәткәрләре Русия Кораллы Көчләренең гамәлләрен кимсетү максатыннан оештырылган берәр кеше катнашлыгындагы ике пикет чарасын туктатты”. Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә яшәүче ике хокук бозучыга карата, Русия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексының 20.3.3 "Русия Федерациясенең Кораллы Көчләрен  һәм аның гражданнар мәнфәгатьләрен яклау, халыкара тынычлык һәм куркынычсызлыкны яклау максатыннан башкарылган чараларын дискредитацияләү" матдәсе буенча административ материаллар судка җибәреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, бу матдә Федераль Закон белән агымдагы елның 4 мартында Русия Федераль Административ хокук бозулар кодексына кертелде һәм гражданнар өчен максималь штраф буларак 100 мең сумлык административ штраф каралган.

Чыганак:bashinform.ru

Фото:bashinform.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас