Җәмгыять
5 март 2022, 08:35

“Ягез әле, нәнәйләр!"

Ә сезнең авыл клубында бәйрәмнәр ничек уздырыла?

“Ягез әле, нәнәйләр!"“Ягез әле, нәнәйләр!"
“Ягез әле, нәнәйләр!"

Ә сезнең авыл клубында бәйрәмнәр ничек уздырыла?


        "Кичә Чакмагыш районының Югары Аташ авыл мәдәният йортында "Ягез әле, нәнәйләр!" бәйгесе үтте.
Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара Имәнлекул авыл биләмәсе башлыгы Розалия Хафизованың котлау сүзләре белән башланды.
Чара ачылгач, бәйрәмгә килгән нәнәйләрне командаларга бүлдек, жюри сайлап куелды.
"Сылукайлар" ,"Яшь нәнәйләр " командалары бар яктан да осталык күрсәтте.
        Уңган һәм һәрвакыт яшь калучы булдыклы нәнәйләр "Буш суыткыч", "Кунак каршылау" , "Өстәл бизәү", "Оныкны мәктәпкә озату " конкурсларында теләп катнашты.
Бәйгене җырчыларыбыз Наилә Шаһиева, Гөлзәйнә Ханова, Әлфинә Сафина, гармунчыбыз Роберт Сәхибгәрәев башкаруында матур жырлар бизәде.
Әнисә Ягафәрова үзе иҗат иткән, әнкәйләргә багышланган шигырьләрен укыды.
Командалар ярышында "дуслык" җиңде.
    Тамашачылар игътибарына мәдәният йортында эшләп килүче "Оста куллар " түгәрәге әгьзалары, башлангыч мәктәп укучыларының кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Бу күргәзмәгә куелган эшләр нәнәйләрнең оныклары белән бергә уздырган матур тәрбия сәгатьләренең ачык мисалы булып торды.
Бәйрәм күнелле биюләр белән тәмамланды.
     Җыр-моң, ярыш чәмендә гөрләп узган чара авылыбыз кешеләренә бәйрәм кәефе бүләк итте", - дип яза бу чараны оештырган авыл мәдәният йорты мөдире Ильмира Имаева.
    Ә сезнең авылда мәдәният йорты бармы, дуслар? Нинди чаралар оештырыла анда? 8 март - Халыкара хатын- кызлар көнен ничек каршылыйсыз? Бергәләп җыелып, күркәм чаралар оештырасызмы, әллә?..
Безгә языгыз.

“Ягез әле, нәнәйләр!"
“Ягез әле, нәнәйләр!"
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас