

4 мартта Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы, “Бердәм Русия”нең төбәк бүлеге җитәкчесе Радий Хәбиров партиянең төбәк бүлеге конференциясендә чыгыш ясады. Утырышта республика партиячеләренең соңгы өч елда башкарган эшләренә йомгак ясалды һәм Башкортстанда “Бердәм Русия”нең җитәкче органнарының яңа составы сайланды.
Конференция эшендә партиянең Үзәк Башкарма комитеты җитәкчесе, “Бердәм Русия” генераль советы сәркәтибе урынбасары Александр Сидякин катнашты. Утырышта Радий Хәбиров болай диде:
- Барыннан да элек, сезгә югары гражданлык позициясе, патриотизм һәм түземлегегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Дәүләт башлыгы карарларына бердәм таяныч күрсәткәнез өчен. Без, һичшиксез, Русия Президенты Владимир Владимирович Путинның Украинада махсус хәрби операция үткәрү турындагы карарын хуплыйбыз. Һәм безнең Кораллы Көчләребез теләсә нинди шартларда алларына куелган сугышчан бурычларны уңышлы хәл итәр дип ышанабыз.