Җәмгыять
5 март 2022, 06:40

Каринэ Хәбирова: “Оешмаларның тырышлыкларын берләштерү мөһим”

“Хатын-кыз-лидер” программасын тәмамлаучылар сәламәт яшәү рәвеше буенча иң яхшы проектларның интерактив картасын булдырачак.

Каринэ Хәбирова: “Оешмаларның тырышлыкларын берләштерү мөһим”Каринэ Хәбирова: “Оешмаларның тырышлыкларын берләштерү мөһим”
Каринэ Хәбирова: “Оешмаларның тырышлыкларын берләштерү мөһим”

Милләт сәламәтлеге күбесенчә  дәүләт һәм бизнеска бәйле,  моны хатын-кызлар берләшмәсенең уңышлы проектлары  һәм инициативалары да  раслый. “Яңа заманның социаль инициативалары: бергә сәламәт җәмгыять өчен” дигән темага  үкәрелгән  түгәрәк өстәл экспертлары  шундый нәтиҗәгә килде.

Сәламәтлек темасы буенча иң яхшы социаль проектлар конкурсында сәламәт тормыш кыйммәтләрен, сәламәтлеккә сак карашны, авыруларны профилактикалауны гәүдәләндерүче актив социаль позицияле хатын-кызлар катнашты. Конкурска Русиянең 40  төбәгеннән 200 дән артык гариза бирелгән.

Башкортстаннан конкурста катнашу өчен 17 гариза бирелгән, шуларның өчесе финалга үткән.

«Бәхет территориясе» хәйрия фондының попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова фикеренчә, сәламәт яшәү рәвешен алга этәрү өлкәсендә социаль проектларны нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен җәмәгатьчелек, коммерцияле булмаган оешмалар һәм сәламәтлек саклау оешмаларының тырышлыкларын берләштерү мөһим.  Мисал итеп ул Башкортстанда иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең тәҗрибәсен китерде.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас