

Кичә Башкортстан халкы Донецк һәм Луганск халык республикаларына 75 тонна гуманитар ярдәм озатты. Йөк машиналары колоннасы Уфаның “Торатау” Конгресс-холлы яныннан кузгалып китте. Ярдәм җыюны “Бердәм Русия” партиясенең 63 урындагы бүлекчәләре активистлары оештырды.
Автопоездлар республика җитештерүчеләренең азык-төлек продуктларын: он, шикәр, үсемлек мае, ит консервлары, бакалея алып китте. Тартмаларда һәм пакетларда - җылы әйберләр, азык-төлек, урын-җир кирәк-яраклары, кием-салым, шәхси гигиена әйберләре. Балалар ризыгы да бар.
– Бу катлаулы вакытта Луганск һәм Донецк халкына ярдәм итү мөһим. Безнең өчен алар – якын кешеләр, - диде Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров. – Без аларга беренче ел гына булышмыйбыз. Иң фаҗигале мәлләрдә алар белән бергә булдык. Безнең республика өчен Луганск – изге урын. Анда безнең легендар комдивыбыз, Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәлак булган һәм җирләнгән. Донбасста яшәүчеләр Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатларыбызның каберләрен карап, тәртиптә тоталар.
Республика җитәкчесе Донбасс өчен гуманитар ярдәм җыюда ярдәм күрсәткән якташларына рәхмәт белдерде.