Җәмгыять
5 март 2022, 10:05

“Ана даны” медале тапшырылды

Хатын-кызлар көне алдыннан Уфада күркәм чара үтте.

glavarb.ruglavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Бүген Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров күп балалы хатын-кызларны «Ана даны»медале белән бүләкләде. Чара конгресс-холлда үтте.

«Сез, кадерле хатын-кызлар, дөньяга яңа тормыш бүләк итәсез. Гаиләдә татулык һәм үзара аңлашу булдырасыз. Мәхәббәт һәм матурлыкны, игелек һәм назны, аерым ана зирәклеген гәүдәләндерәсез. Балаларга туган телне һәм мәдәниятне, туган илгә мәхәббәтне саклыйсыз һәм тапшырасыз. Сез үзегезне балалар тәрбияләүгә, өй мәшәкатьләренә багышлыйсыз. Шул ук вакытта күп кенә һөнәрләрдә уңышларга ирешәсез. Сез игелекле эшләрдә, хәйриячелектә көчле якларыгызны күрсәтәсез, республика үсешенә зур өлеш кертәсез», - диде республика башлыгы.

«Без республикада 50 меңнән артык күп балалы гаилә булуы белән горурланабыз. Мин герой-аналарга ихлас рәхмәт әйтәм. Нык гаилә, бәхетле ана булу – дәүләтнең, тулаем ил үсешенең төп шартларының берсе. Президентыбыз Владимир Владимирович Путин гаилә, аналар һәм балаларга ярдәм итү – ул гомум милли бурыч, дип берничә тапкыр ассызыклады», - диде республика җитәкчесе.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас