Җәмгыять
5 март 2022, 07:39

17 яшьлек кыз югалган

Аны 25 февральдән бирле эзлиләр.

17 яшьлек кыз югалган17 яшьлек кыз югалган
17 яшьлек кыз югалган

Уфада 17 яшьлек Мария Муллаярованы эзлиләр, дип хәбәр ителә Башкортстанның «ЛизаАлерт» отряды аккаунтында.

Волонтерлар әйтүенчә, 17 яшьлек кыз 25 февральдән юкка чыккан. Буе 160 сантиметр, коңгырт чәчле, күзләре көрән. Өстенә куртка кигән булган, кара джинсы чалбарда, кара-зәңгәр ботинкаларда. 

Аның кайда икәнен белүчеләр, күрүчеләр булса, 8-800-700-54-52 яки 112 телефоннары аша хәбәр итегез.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас