

Ташламалы ипотека турында аңлатыгыз әле. Беренче взнос кертергә кирәкме? Күптән фатир алырга хыялланабыз, бәлки, шушы программага эләгә алырбыз.
Сәитовлар.
Әйе, Русиядә "Ташламалы ипотека" программасы эшли. Быелдан аны шәхси торак төзелеше өчен дә алып була. Бу ташламалы ипотеканы ике юнәлеш буенча да кулланырга мөмкин - торак сатып алу өчен дә, төзелеш өчен дә.
Ташламалы ипотека бирү өчен акча лимиты 2,4 триллион сумга кадәр арттырылган. Бу ипотеканың суммасы – 3 миллион сумнан, ә ставкасы 7 проценттан артмаска тиеш.
Игълан ителгән программа агымдагы елның 1 июленә кадәр гамәлдә булачак.
Торак сатып алырга, төзергә теләгән кешегә кредит бирү мөмкинлеге каралган. Моны сату-сатып алу килешүе яки аны төзегәннән соң, йортны тапшыру килешүе буенча эшләргә була. Кредитның максималь суммасы – өч миллион сум. Беренче взнос – 15 проценттан да ким булмаска тиеш.