

Башкортстанда яшәүчеләр азык-төлеккә бәяләрнең кискен артуы аркасында Радий Хәбировка мөрәҗәгать итте. Кешеләр бәяләрнең төн эчендә үзгәрүенә зарлана.
“Массакүләм мәгълүмат чараларында иң кирәкле продуктларга бәяләр күтәрелмәячәк, диделәр. Ә нәрсә күрәбез? Сөт, икмәк, дөге, карабодай, тукмачка бәяләр көннән-көн арта. Башка продуктлар турында әйтергә дә түгел. Моны дөньядагы хәлгә бәйле, диләр. Моны ничек аңларга һәм арытабан ничек яшәргә?", - дип сорау бирә Татьяна Жеребцова.
“Ни өчен бәяләр арта? Нәрсәләргә артты дип сорамагыз, зинһар. Бар нәрсәгә дә артты", - дип язган Илшат Гафаров.
“Янаул шәһәреннән мөрәҗәгать итәбез. Безне иң кирәкле продуктларга бәяләрнең кискен артуы кызыксындыра. Төн эчендә бәяләр 50% ка диярлек күтәрелде. Бу ни хәл? Бу товарлар безгә чит илдән кертелми бит. Хезмәт хаклары шул ук, артмый. Мондый керем белән без балаларны ничек туендырырга тиеш? Ни өчен хаклар арта? РФ Президенты бәяләр арту булмый диде бит. Коммерция шәхесләре тарафыннан нинди башбаштаклык ул? Зинһар, тикшерегез. Бар өмет Сездә», - дип мөрәҗәгать итте Фәнзилә Сәхипова.
Фото:news102.ru