Җәмгыять
28 февраль 2022, 14:48

Авылыбызны бергәләшеп матурлыйк

Бүгенге көндә һәркем авылның җитди проблемаларын хәл итүгә үз өлешен кертә ала.

Тәтешле районы Шулган авылы Советында 2022 елда җирле инициативаларга булышлык күрсәтү программасында  катнашуга узган елның ахырында әзерләнә башлаганнар. Авыл биләмәсе хезмәткәрләре халыкка республика программаларының тормышка ашыру мөмкинлекләре хакында мәгълүматны җиткереп тора. Төрле анкеталар тутырулар, авыл биләмәсе территориясендәге оешмаларда очрашулар үткәрелеп тора.

ППМИ-2022 кысаларында халык белән җыелышлар үткәрелә. Ул җыелышларда һәм очрашуларда авыл халкының иң активлары катнаша. Кешеләр һәрчак җирле башлангычларга нигезләнгән җәмәгать инфраструктурасы үсеше проектларын конкурс нигезендә сайлап алуда катнашырга теләк белдерә.

Бу программаның төп әһәмияте аның матди ягында гына түгел, ул – кешеләргә үзләрен лидер һәм үз җирләренең хуҗалары итеп тою, тәү чираттагы проблемаларны хәл итүдә катнашу мөмкинлеге.

Авыл биләмәсе хакимияте  әлеге очракта бары тик партнёр буларак кыначыгыш ясарга тиеш, бу аларга халык белән тигез һәм ачык диалог алып барырга, авылдашларын  (әллә “халыкны” дияргәме?) ишетергә һәм аларга ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.

Җирле инициативаларга булышлык күрсәтү программасы – уртак тырышлыклар белән туган як үсешен яхшыртуга һәм алга этәрүгә  ирешкәндә зур өмет. Читтә калмагыз, чөнки бары тик авыл халкы гына конкурста тәкъдим ителәсе проектны сайлап алала.

Әлегә авыл Советы  биләмәсе көнкүрешен яхшыртыр өчен 3 проект тәкъдим ителгән. Болар:

  1. Шулган авылы зиратын кәртәләп (койма белән уратып) алу;
  2. Биләмә халкы ихтыяҗлары өчен роторлы косилкалы МТЗ-82  тракторы сатып алу;
  3. Гәрәбаш авылы юлын ремонтлау.

Инициативаларны – тормышка! Бүгенге көндә һәркем авылның җитди проблемаларын хәл итүгә  үз өлешен кертә ала. Бары тик авыл тормышыннан читтә калмаска һәм битараф булмаска кирәк.

Айгөл Зекриева, инициатив төркем әгъзасы.

Тәтешле районы Шулган авыл Советы биләмәсе белгече.

Читайте нас