

Башкортстанда ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү буенча җыелган бурычларны этаплап бетерү программасы расланды.
Тиешле документ төбәкнең хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсе Башкортостан Республикасы өчен генә түгел, Русиянең күп кенә субъектлары өчен дә иң кискен мәсьәләләрнең берсе булып кала.
Башкортстанда ятим балалар исемлегендә барлыгы җиде меңнән артык кеше тора, шуларның 4,2 меңендә торак алу хокукы бар инде. 2020 елда 805 ятим бала наем килешүе буенча торак белән тәэмин ителгән.
2021 елда 762 балага торак бирелгән.