

Башкортстанда "Бердәм Русия" партиясе каршындагы Луганск һәм Донецк республикаларыннан эвакуацияләнгән гражданнарга иҗтимагый ярдәм штабы базасында гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Республика халкы көн саен иң кирәкле әйберләрне китерә.
Бүгенге көндә Стәрлебаш районында 100 килограмм гуманитар ярдәм җыелган, Яңавыл районында - 120, Сибайда - 350, Салаватта - 300. “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәләре карамагындагы күчеп килүчеләргә ярдәм җыюның барлык 63 пунктында 4000 килограммнан артык гуманитар ярдәм исәпләнә.
Гомум ярдәм җыю буенча лидер булып Чакмагыш районы бүлекчәсе пункты тора. Бүгенге көндә муниципалитет халкы 800 килограммнан артык кирәк-ярак китергән.
"Иреклеләр беренчел кирәк-яраклар җыю белән актив шөгыльләнә, һәм халыкны эвакуацияләнгән гражданнарга ярдәм итәргә өндиләр. Гуманитар ярдәм сыйфатында кием-салым, гигиена чаралары, азык-төлек тапшырылырга мөмкин. Теләге булган һәркем безнең пунктка килеп, хәлләреннән килгәнчә ярдәм күрсәтә ала», - дип билгеләп үтте “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе башкарма секретаре Илмира Федорова.
Алина Нәбиева сүзләренә караганда, район кулланучылар җәмгыяте исеменнән алар акча җыйган һәм азык-төлек товарлары - макарон-тукмач эшләнмәләре, үсемлек мае, ярмалар сатып алган.
Иске Калмаш авылында яшәүче Диана Миңнегалиева авылдашларына ярдәмгә килүнең мөһимлеген ассызыклады. Кыз хатын-кызлар һәм балалар өчен яңа киемнәр китергән.