

Туган җиребез, ватан өчен, ирек өчен ата-бабаларыбыз ничәмә гасырлар дәвамында кан койган. Илебез тарихында горурланырлык җиңүләребез күп булган кебек, югалту, кайгыларны да күп кичердек. Әти-әни кебек, Туган ил дә, туган җир дә – бер генә. Зурмы ул, кечкенәме, баймы, ярлымы – газиз ватаны һәркемгә кадерле, якын. Ә инде шул ватанны саклау – һәр ир-егетнең изге бурычы.
Бу көн – җиңүле тарихыбызның бер бите. 1918 елның 23 февралендә яшь Совет армиясе Кайзер Германиясе гаскәрләрен тармар иткән. Рәсми рәвештә ул бәйрәм буларак 1922 елда үткәрелә башлый. Димәк, “Кызыл армия һәм Флот көне” дип билгели башлауга төгәл 100 ел. Баштагы елларда сугышта һәм хәрби хезмәттә булганнарны гына котлыйлар. Тантаналы трибуналардан бәйрәм һәрбер өйгә күчә бара һәм бу көн гомумхалык бәйрәменә әйләнә. Соңрак эшче һәм крестьяннардан төзелгән күпмилләтле Кызыл Армия 1945 елда бөтен Европаны коллыкка төшергән фашизмнан азат итә. Ни кызганыч, Европаның яшь буын җитәкчеләре генә бу дәһшәтле елларны, совет солдатларының чиксез батырлыгын тарихтан сызып ташларга, аны онытырга ашкына. Өственә, Кызыл армия сафларында иңгә-иң куеп, сугыш елларын үткән күрше Украина дәүләтендә, фашизмны яңартырга теләүчеләрне яклыйлар. Иң авыр сугыш елларында фашистларга ярдәм итеп хезмәт итүче ялагайлар бүген Украина дәүләте геройлары дәрәҗәсенә күтәрелде.
Шул ук вакытта тарихи вакыйгалар белән кызыксынмаган яшь буынның аңын томалаулары зур борчуга сала. Үткәннәр, тарих сабаклары, дөньядагы бүгенге сәяси хәлләр безгә сак, уяу булырга кирәклекне кисәтеп тора. Ил иминлеген яклау бүген дә иң мөһим бурыч санала. Шуңа күрә дә хәрби әзерлекне арттыруны, заманча хәрби техника җитештерүне туктатырга ярамый. Ил җитәкчелеге дә, халкыбыз да моны яхшы аңлый. Башкортстан үзенең әзерлекле яшьләре белән һәрчак аерылып торды. Егетләребез бар төр гаскәрләрдә дә өлкән буын традицияләрен дәвам итә һәм хәрби хезмәтне лаеклы үтә. Республика Хәрби комиссариатына, ата-аналарга килгән рәхмәт хатлары моңа ачык дәлил. Ветераннар турында кайгырту, хәрби частьләргә ярдәм итү, яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләү – бүгенге Башкортстанга хас сыйфатлар. Бу уңайдан хәрби-патриотик клублар, хәрби кадет мәктәпләре ачу һәм хәрби әзерлекле яшьләр тәрбияләү ил иминлеген артыру күрсәткечләре булып тора. Республикада бу көннәрдә Ватанны саклаучылар көненә багышлап күп кенә патриотик чаралар үткәрелә.
ДОСААФ җәмгыяте яшь буынны хәрби хезмәткә әзерләүдә зур эшләр башкара. Соңгы өч елда ДОСААФ мәктәбен 70 мең яшь кеше уңышлы тәмамлаган. Бу әзерлек курсларын үтеп, хәрби хезмәтне үз итүчеләр бүгенге армия сафларына аңлы рәвештә бара. Алдагы елларда армияне тагын да югарырак квалификцияле һәм әзерлекле хәрбиләр белән тулыландыру сорала. Шунсыз мөмкин түгел. Күпме сугышлар кичереп тә, дөнья халыклары һаман тыныч яшәргә өйрәнмәгән. Бүген дә дөньяда тыныч түгел. Америка, табигый байлыкларга хуҗа буласы килеп, Җир шарының төрле почмакларында кораллы конфликтлар тудырып тора. АКШ үзе Русия Федерациясе белән ачыктан-ачык кораллы конфликтка кермәсә дә, марионетка илләр ярдәмендә астыртын рәвештә эш итүен дәвам итә. Бер төрле сөйли, әмма икенче төрле эшли. Русияне гаепләү начар гадәткә әйләнде. Әйтик, үзебезнең ил төбәкләрендә хәрби уеннар үткәргәндә дә моны башка илләргә янау дип чыгыш ясый башладылар. Бөтен Җир шары буенча йөзәрләгән хәрби базалар урнаштырган илнең безне ничек тыныч яшәргә өйрәтү көлке, әлбәттә. Безнең күрше
булган Чехиядә, Болгариядә, Балтыйк буе илләрендә, Польшада һәм Румыниядә Русиягә каршы хәрби база оештыручылар безне гаепләп булаша. Русия Хәрби көчләренең Генераль штаб начальнигы, армия генералы Валерий Герасимов бүгенге вәзгыятькә үз карашын белдереп:
– Безгә һәрчак уяу булырга кирәк. Чөнки күп еллар дәвамында башкаларга басым ясап килгән дәүләтләргә бәйсез сәясәт алып барган илләр ошамый. Шулар исәбенә Русия дә керә. Шундый караш булганда теләсә нинди кечкенә хәрби конфликтның да зур сугыш дәрәҗәсенә җитми калуын кем ышандыра ала? НАТО илләренең штабы булган Брюссель докторинасы документларында Русиягә турыдан-туры дошман статусы беркетелде. НАТО илләре АКШ ракета комплексларын һәм хәрби инфраструктураны безнең ил чикләренә елдан-ел якынайта. Кара һәм Балтыйк диңгезендә, Балтыйк буе илләрендә һәм Польшада үткәрелеп торган киңкүләмле хәрби күнекмәләрнең безнең илгә төбәлгәнлеге ачыктан-ачык күренеп тора. Шундый вәзгыять хаким иткәндә илебезнең хәрби куәтен үстерүдән башка чара калмый,– дип чыгыш ясады.
АКШ Европаны коралландыра. Бу ил Европа континетында 60 мең хәрби, 200 танк һәм 150 хәрби самолет туплган. “Соңгы 7 ел эчендә АКШ бу илләрдә коры җир гаскәрләре санын 30 процентка, ә бронетехникаларын 4 тапкырга арттырды”– дип белдерде Русия иминлек советы секретаре урынбасары Михаил Попов. Шушы көннәрдә АКШтан Украинага 80 тонна корал китерелде. Алар 15-16 февраль төнендә Русия Украинага басып керәчәк, дип бер ай алдан сөйли башладылар. Аннары Пекинда Олимпия уеннары беткәнен көтәләр, шуңа күрә сугыш 20 февральдә башланачак дигән ялган хәбәр тараттылар. Белүегезчә, 10 февральдә Мәскәүгә Бөек Британиянең чит ил эшләре министры Лиз Трасс килде. 15 февральдә Германия канцлеры Олаф Шольц Мәскәүдә Владимир Путин белән очрашты. Аларга кадәр Франция президенты Эммануэль Макрон килеп китте. Янәсе, алар килеп Руияне Украинага каршы сугыш башламаска өндәп йөриләр.
“АКШ һәм НАТО илләреннән Украинага һәр көнне 4-5 хәрби транспорт самолеты корал ташый. Кайбер көннәрдә 8 әр самолет төшә. Бүген Украинада НАТОның кайбер илләрендә булмаган кадәр корал тупланды, болар барысы да Донецк һәм Луганск халык республикаларын басып алу өчен башкарыла,” – дип чыгыш ясады Сергей Шойгу.
Әйе, 2014 елдан алып алар җибәргән корал белән Украина Донецк һәм Луганск республикаларына республика халкын кыра. Шул ук вакытта алар Донецк һәм Луганскны үзләренең җире бар дип саный. Үзләренеке булгач, ник 8 ел буена аларны тупка тоталар соң? Шушы еллар эчендә күпме мәктәпләр һәм балалар бакчалары, халыкны электр һәм эчәр су белән тәэмин итүче станцияләр җимерелде. Аларның ни гаебе бар? Бу үз халкыңа карата геноцид түгелмени?
Узган атна азагында аларга Украина ныклы ут ачты. Меңәрләгән кеше үз йортларын, туган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булды! Әмма анда яшәүчеләрнең күп өлеше Русия гражданлыгына ия бит. Шуның өчен дә килеп туган хәлдә РФ Президенты Владимир Путин Луганск һәм Донецк Республикаларының бәйсезлеген рәсми танып һәм армиягә анда тәртип сакларга кушты. Ватанны саклаучылар көне алдыннан безнең солдатларыбыз иңенә Донбасста тынычлык саклау бурычы йөкләтелде. Алар аны намус белән үтәп чыгачагына шигебез юк.
Тынычлык хакына хезмәт итү һәм Ватанны саклау гомер бакый ир – егетләрнең изге бурычы булып кала. Ватан азатлыгы өчен көрәшеп, батырларча яу кырларында һәлак булганнврны искә алып, Бөек Ватан сугышының озын юлларын үтеп, җиңү яулап, исән – сау әйләнеп кайтканнарга, бүген армия сафында хезмәт итүче солдатларыбызга рәхмәт әйтәбез. Бу көнне, гомумән, кыю, батыр йөрәкле, көчле рухлы, һәрвакыт илен, гаиләсен, туганнарын һәм якыннарын якларга әзер булган ир – егетләребезне хөрмәтлибез. Бәйрәм көне уңаеннан, хөрмәтле сугыш һәм армия ветераннарына, сугышчы – интернационалистларга, бүген илебез сагында торучыларга, армия хезмәтен үткән һәм үтәчәк ир – егетләребезгә саулык – сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге, эшләрендә, тормышларында уңышлар һәм күңел көрлеге теләп котлыйбыз. Бәйрәм белән сезне!