Җәмгыять
23 февраль 2022, 12:42

Геройның 100 еллыгы югары дәрәҗәдә үтәргә тиеш!

"Шундый патриотларның тормыш үрнәгендә тәрбияләргә тиеш без яшь буынны”, – диде Радий Фәрит улы.

Геройның 100 еллыгы югары дәрәҗәдә үтәргә тиеш!Геройның 100 еллыгы югары дәрәҗәдә үтәргә тиеш!
Геройның 100 еллыгы югары дәрәҗәдә үтәргә тиеш!

 Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге башлангыч очучылар белеме бирү һәм гомуми белем бирү интернат-мәктәбендә булды.

Республика Башлыгы интернат-мәктәптә ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның 100 еллыгына багышланган юбилей чараларын әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча утырыш үткәрде. Анда республика Хөкүмәте әгъзалары, тиешле министрлыклар башлыклары, Илеш районы, интернат-мәктәп вәкилләре катнашты. 
Утырышта юбилей чараларын (шул исәптән Муса Гәрәевның туган җире Илеш районында) әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре тикшерелде.

“9 июльдә без Муса Гайса улы Гәрәевның 100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бөек Ватан сугышы тарихында ике алтын йолдызын да бер көнне алган бердәнбер Советлар Союзы герое ул. Ә бит япь-яшь егет булган. Уникаль тарих бу. Сугыштан соң Муса Гәрәев күп еллар ДОСААФ белән җитәкчелек иткән, йөзләгән пилот әзерләгән, хәрби-патриотик тәрбия эшләре алып барган. Шундый патриотларның тормыш үрнәгендә тәрбияләргә тиеш без яшь буынны”, – дип билгеләде Радий Фәрит улы.

Юбилейга багышланган төп чаралар 8-9 июльдә Уфада һәм Илеш районында үтәчәк.  

Тантаналы кичә һәм Муса Гәрәевның 100 еллыгына багышланган концерт ике тапкыр Соевтлар Союзы герое исемен йөрткән мәктәп-интернатта узачак.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас