Җәмгыять
22 февраль 2022, 13:05

Күченүчеләргә – уңайлы шартлар

Уфаның ял базасы кабул итәргә әзер.

bashinform.rubashinform.ru
Фото:bashinform.ru

Башкортстан Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләрне кабул итәргә әзерләнә. Республикада 2 меңнән артык кеше өчен  вакытлыча урнаштыруның  25 пункты, тагын дүрт резерв пункты  270 өчен тәгаенләнә. Шундый урыннарның берсе Уфадагы «Эелмтәче» балалар санатор-сәламәтләндерү лагере булачак.

Биредә 250 эвакуацияләнгән кешене — 130 төп өч катлы корпуста (30-беренче катта, 50-икенче һәм өченче катта) һәм 120-бер катлы йортта урнаштырырга планлаштыралар.

Һәр номерда уңайлы булсын өчен кирәкле бөтен нәрсә дә бар: суыткыч, шешәгә тутырылган эчәр су, ял бүлмәсе, телевизор, Wi-Fi, аерым ванналар һәм бәдрәф бар. Коронавирусны профилактикалау максатларында лагерь тулысынча эшкәртелгән һәм дезинфекцияләнгән.

"Башкортстан Хөкүмәте республика территориясендә эвакуацияләнүчеләрне урнаштырырга әзер булуын белгәч, Радий Хәбиров Указы чыккач, без шунда ук мөмкин булган бөтен кешене кабул итәргә ризалык белдердек. Без моның өчен тулысынча әзер», — ди «Элемтәче» ял базасы директоры Равил Тимербулатов.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас