

Баш мөфти, РФ мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин:
-Газиз кардәшләрем, илебезгә кунаклар килә. Алар Донецк, Луганск республикаларыннан бәла-хәсрәттән качып киләләр. Үз илләрендә тынычлык, иминлек табалмадылар. Бөек килешүләр аяк астына салып тапталып, көнбатыш якларыннан бернинди ярдәм дә булмады. Көн саен андагы хәбәрләрне ишетеп, җаннарыбыз әрни. Ә бит анда яшәүчеләр безнең өчен ят кешеләр түгел.
Кичә генә илбезенең җитәкчесе президентыбыз Владимир Путин карарга кул куйды. Ул ике арада дуслык, кардәшлек хакында килешүләргә кул куйды. Хәзер алар ятимнәр түгел. Гасырлар буена бергә яшәдек. Моннан 75-80 ел элек бөек олы илебез азатлыгын фашистлардан саклар өчен бердәм булып көрәшкә чыктык. Балалар аналары белән, олы яшькә җиткәннәр газиз җирләрендә кан түгелгәнгә күрә безнең якка бераз булса да хәл алыйк дип килделәр. Туган илләрен ташлап китәргә мәҗбүр булганнарны республикабызның төрле почмакларында кабул итәләр.
Гасырлар буена иманыбызны хәерле, изге гамәлләр белән нурландырырга тырышып яшибез. Башкортстаныбызда тынычлыгыбыз, иминлегебез, бәрәкәтебез бар. Без ризыгыбыздан да, мөмкинлегебездән дә чыгып, һәркайсыбыз республиканың җитәкчеләре, бөтен оешмалар, дини оешмалар җан җылсы һәм ачык йөз белән аларны кабул итсәк иде. Аларның үзләренең өйләрендә тиз көннәрдә тынычлык һәм иминлек урнашуы, туган җирләренә шатланып кайтулары насыйп булсын иде. Мәрхәмәт, шәфкать белән эш итсәк, бөтендөньяга үрнәкле булачакбыз. Бер-беребезгә дус та, күрше дә булып, кайгы-хәсрәттләрне уртаклашып яшәргә язсын. Бүгенге көндә игелекле гамәлебезнең, ярдәмебезнең алла каршында да, бәндә каршында да изге эш икәнлеге онытмыйк!