

Дәүләт Думасы депутатлары өйгә һөҗүм булган очракта үз-үзеңне саклау чикләрен киңәйтү буенча хөкүмәткә һәм Русия Югары судына тәкъдим белән чыктылар. Дөресен әйткәндә, әлеге мөрәҗәгать 2012 елда ук әзерләп тапшырылган иде. Аны 2014 һәм 2018 елда тагын күтәреп чыктылар, әмма мәсьәлә бер югары даирәләрдә дә җитди тикшерелмәде.
Дистә ел эчендә меңәрләгән кеше гаделсез хөкем ителеп төрмәгә ябылды. Бүген безнең ил гражданнарының үз-үзләрен якларга хокуклары юк. Моны без күпьеллык суд һәм тикшерү практикасы аша да күзаллый алабыз. Русиянең төп законы Конституциядә “Өйнең кагылгысызлыгы – кешенең иң мөһим конституцион хокукы. Чит йортка анда яшәүчеләр ихтыярыннан башка беркемнең дә керергә хокукы юк”, – дип язылган.
Гамәлдә бөтенләй башка хәл күрәбез. Явызлар, хулиганнар яисә караклар кешеләрнең йортларына басып керәләр, тукмыйлар, гарип калдыралар, хәтта үтерәләр. Шул ук вакытта, өй хуҗасы үзен яки өйдәге якыннарын, балаларын яклап каршылык күрсәткәндә һөҗүм итүченең сәламәтлегенә зыян салса яисә үтерсә, аны гаепле итеп төрмәгә ябып куялар. Мәсәлән, Югары суд мәгълүматларына ярашлы, 2021 елның 6 аенда “үз-үзеңне саклауда чамадан тыш активлык күрсәтү” маддәсе буенча 132 кешене табып гаепле дип җинаять эше ачканнар. Шуларның нибары 2 се генә акланган. “Үз-үзеңне саклаганда һөҗүм итүченең сәламәтлегенә зур яки уртача зыян китерү” маддәсе буенча 203 кешене гаепләп җинаять эше ачылган һәм аларның барсы да хөкем ителгән. Көнбатыш илләрендә һәм АКШта чит кешенең йортына түгел, ихатасына рөхсәтсез керсәң дә атып үтерәчәкләр.Чөнки анда закон һәм Конституция беренче чиратта йорт хуҗасын яклый. Безнең Конституциядә дә шундый ук юллар бар, әмма чынбарлыкта бөтенләй башкача. Әйткәнемчә, кешеләрнең үз фатирларында, шәхси йортларында үзләрен яклау хокукын төгәл ачыклап законлаштырырга кирәк. Чөнки кемдер рөхсәтсез өйгә керә икән, ул чәчәк бәйләме тотып яки яхшы ният белән керми бит. Әлбәттә, әлеге законнар буенча да, әгәр өеңә басып керсәләр, сез үзегезне яклый аласыз. Ләкин, практика күрсәткәнчә, хокук саклау органнары сәламәтлегенә зыян килгән кешене корбан итеп санап карар кабул итә. Шулай итеп, сезнең йортыгызга басып кереп сезне тукмый башлаган кешегә күбрәк “өлеш” төшсә, сезне гаепләп хөкем итәчәкләр. Хокук саклаучылар фикеренчә, басып керүчене дөмбәслисе урынга, аннан качып котылырга кирәк булган. Әмма өеңдә хатының, балаларың, өлкән әти-әниең булган очракта ничек качып китәсең?
Мисал өчен, Тула өлкәсеннән Гегам Саргсянның мондый мөмкинлеге булмаган. Өендә хатын-кызлар һәм яшь балалар булганда аның өенә басып керәләр һәм барысын да тукмый башлыйлар. Бер явызы 7 айлык баланың башына пистолет терәп акча даулый башлый. Аларга өйдә булган барлык байлыкны чыгарып бирәләр. Һөҗүм итүчеләр шаһитлар калдырмас өчен барсын да үтерергә карар итәләр. Йорт хуҗасы аш бүлмәсеннән пычак алырга өлгерә һәм һөҗүм итүчеләрнең өчесен чәнчеп үтерә, берсе качып котыла. Саргсян бу бәрелештә үзе дә яралана, ләкин тикшерү органнары аңа каршы “кеше үтерү” маддәсе буенча җинаять эше ачалар. Ил буенча киң җәмәгатьчелекнең ризасызлык белдерүеннән соң гына, ягъни берничә айдан соң гына иреккә чыгаралар үзен.
Тверь өлкәсендә дә 2020 елда зур шау-шу тудырган шундыйрак хәл була. Александр Зобенковның шәхси авыл йортында көндез туган көн үткәрергә җыелалар. Кунаклардан башлыча хатын-кызлар һәм балалар була. Бер мәл 4 таныш булмаган кеше килеп керә һәм барысын да, хәтта кул баласы булган хатын-кызларны да кыйнарга керешә. Ир-атлардан хуҗаның үзеннән башка тагын бер дусты гына була. Аның җансыз гәүдәсен күргән Александр пычак алып ятларга ташлана. Бәрелеш урынында өчесе ятып кала, берсе соңрак үлә. Полиция килеп, йорт хуҗасын шунда ук кулга ала. Аңа 18 ел төрмә яный.Ул кеше үтерүдә гаепләнеп ел ярым төрмәдә утыра. Киң җәмәгатьчелек дөреслек даулый башлагач кына суд аны аклый.
Бу карарны халык могҗиза кебек кабул итә. Чөнки үзен яклаучыларның йөздән берсе генә аклана. Көнбатышта яисә АКШта мондый хәлдә хуҗа ун кешене кадап үтерсә дә, гаепсез дип таныла. Кеше йортына рөхсәтсез яки явыз нияттә керүчегә анда менә шундый караш һәм кырыс закон таләпләре.
Дәүләт Думасы депутатлары менә инде 10 ел буена законны хуҗаны яклау ягына үзгәртүне тәкъдим итә. Беренче булып аны 2012 елда ЛДПР партиясе депутатлары күтәреп чыккан иде. 2018 елда янә тәкъдим иткәч тә аларны ишетмәмешкә салыштылар. Мин китергән ике мисалда йорт хуҗаларының икесе дә исән калган. Явызлар кулыннан үлүчеләрнең төгәл генә саны билгеле дә түгел. Һөҗүм итүчене үтергән хуҗа үзенең гаепсез икәнлеген исбатлап йөрергә дә тиеш түгел, минемчә. Ә бездә җинаять эше ачыла һәм төрмәгә утырталар. Киң җәмәгатьчелек игътибарына эләксәң яисә Югары суд дәрәҗәсенә мөрәҗәгать итә алсаң гына аклануга өмет итеп була. Югары суд дәрәҗәсенә бик сирәкләр генә менеп җитә ала шул, күпчелек гаепсез килеш гаепле булып кала.
Әлеге закон йорт хуҗаларын гына якламыйча, транспортта яки башка урында гади кешеләрне хулиганнардан саклап һәм яклап калучылар сагында торырга тиешле закон ул. Шуңа күрә аеруча мөһим. Мәсәлән, электричкада, поездда, хәтта самолетта кайбер “башкисәрләр” башкаларның хокукын санга сукмый башлый, яисә бөтенләй сугыш оештыра. Аларны тынычландырганда берәрсе ялгыш аның сәламәтлегенә зыян китерсә, яклаучы гаепле булып кала, ягъни закон закон бозучыларны яклый булып чыга. Шулай булгач, яшьләрне батыр һәм ярдәмчел булып үсегез дип үгетләүнең мәгънәсе бармы? Кемнедер яклаган өчен үзен хөкем итәчәкләрен аңлаган кеше ярдәм итәргә ашыкмаячак, күрмәмешкә салышып, бөтенләй икенче якка борылып басырга мөмкин ул. Законны үзгәртмәгәндә шундый караш мәңге яшәячәк.
Узган елда Башкортстанның Кыйгы районында булган җан өшеткеч хәлне искә төшереп үтик. Явыз кешеләр 100 яшьлек сугыш ветераны Иван Несмеяновның өенә бәреп кереп, хуҗаны җәзалый башлыйлар. Аның 1 миллион сум акчасын үзләштереп, башына сугып чыгып китәләр. Ветеран алган яралардан вафат була. Кеше өенә рөхсәтсез кергән өчен генә дә хөкем ителәселәрен белсәләр, мондый явызлыкларның күбесе булмый калыр иде. Яңа закон проектын эшләүчеләрнең берсе, сенатор Антон Беляков мондый фикердә:
– Беренчедән, бездә закон төгәл түгел дип әйтер идем. Хокук саклау органы һәм тикшерү комитеты хезмәткәрләре, әгәр үзен яклаучы һөҗүм итүченең сәламәтлегенә зыян китерсә, аны баштан ук җинаятьче итеп кабул итәргә күнеккән. Ә бит һөҗүм итүче өеңә явыз ният белән килеп кереп сугыш оештыра икән, аны сәламәтлегенә зыян китермичә генә туктатып буламы соң? Ул үз өендә балаларын, якыннарын яклап сугышканда да гаепле булып кала. Мәсәлән, һөҗүм итүче таяк тотып килеп керә икән, димәк син дә таяк белән генә сакланырга тиешсең. Әгәр дә таяк белән һөҗүм иткән кешегә пычак белән каршы торсаң, аны яраласаң син шунда ук гаепле буласың. Без законны АКШтагы кебек итү яклы. Кеше үз өен һәм якыннарын яклаганда, һөҗүм итүчене үтерсә дә, һәрчак хаклы булырга тиеш. Югыйсә үзенең төрмәгә эләгәсен истә тоткан кеше беркайчан да якыннарын,үзен тулысынча яклый алмаячак. Хокук саклау органы хезмәткәрләре, судьялар әлеге законның бу җитешсезлекләрен яхшы аңлый. Әмма искечә эшләүләрен дәвам итәләр. Мисал өчен, узган елда саклану чараларын арттырган өчен 854 кеше хөкем ителде. Гомумән, безнең судларда кешене аклаучы карарлар сирәк күренеш. Соңгы арада алар аеруча азайды. Мәсәлән, элегрәк йортын яклаучы һөҗүм итүчене үтерсә, җинаять кодексының 108 “саклау чараларын арттыру” маддәсе буенча хөкем ителә иде. Хәзер һөҗүм итүчене үтерсә, шунда ук 105 маддә (“кеше үтерү) буенча хөкем итәләр. Бу маддә буенча икеләтә, өчләтә зуррак срок куела. Күрүегезчә, 2012 елдан бирле закон яклаучыларны яклап түгел, ә һөҗүм итүчеләр файдасына гына үзгәрә барган. Һәрхәлдә, тикшерү һәм суд карарлары шуны дәлилли, – ди сенатор.
Русия Хөкүмәте һәм Югары суд әле дә закон проектына каршы торалар. Югары суд үз-үзеңне яклар өчен әлеге 37 маддә дә җитә дигән фикердә. Адвокатлар һәм юристлар исә, әгәр әлеге закон да җиткәч, нигә үз-үзен яклаган меңләгән гаепсезләргә җинаять эшләре ачыла дип сорау бирә. АКШ җинаять кодексында һәрбер пункт тормыш тәҗрибәсеннән чыгып җентекләп язылган. Безгә ерак йөрисе дә түгел: бүген Украина дәүләтенә нинди генә мөнәсәбәттә булсак та, аларның законында бу мәсьәләгә карата “Кеше йортына рөхсәтсез яисә явыз нияттә басып керергә тырышучыларга карата ату коралы куллану рөхсәт ителә һәм моның өчен бернинди дә җаваплылык каралмый”, дип язылган. Бездә дә шушы җөмләне генә өстәп куярга иде дә соң. Йорт хуҗалары да тыныч булыр иде, явызлар да керердән алда чыгарын уйлар иде.
Фото:rg.ru