

19 февральдә Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров эш сәфәре белән Сибайга баргач, шәһәренең һәм Баймак районнарының социаль-әһәмиятле объектларының төзелеш мәйданчыкларында булды.
Башта җитәкче "Урал аръягы балалары" күп функцияле мәгариф үзәге төзеләчәк җир биләмәсенә килде. Әлеге коррекция үзәге Башкортстанның Урал аръягы районнарыннан балалар белән эшләүче берьюлы өч учреждениене: Сибай коррекция мәктәбен, инвалид балалар өчен дистанцион белем бирү республика үзәген һәм Сибай психологик-медик-педагогик комиссиясен үз эченә алыр дип планлаштырыла.
Сайлап алынган мәйданчыкны карау аның кайбер яклары буенча туры килмәвен күрсәтте. Андрей Назаров якын арада коррекция үзәген төзү өчен альтернатива сайларга кушты.