

Республика эвакуацияләнүчеләрне вакытлыча урнаштыру өчен ничә пунктта кабул итәргә әзер? Аларда урыннар җитәрлекме (яз җиткәч, су ташудан зыян күрүчеләрне урнаштыру өчен урын кирәк булырга мөмкин икәнен исәпкә алып)? Бу пунктларда нинди шартлар бар? Эвакуацияләнүчеләрне азык-төлек белән тәэмин итәчәкбезме? БР буенча МЧС Баш идарәсе башлыгы Марат Рәис улы Латыйпов бу сорауларга җавап бирде.
- Яллар вакытында Донбасстан килүчеләр өчен 17 урын әзерләнде, болар - республиканың төрле учреждениеләре. Барлыгы 2006 кешелек урын әзерләнде.
Әйе, язгы ташкын вакытында бәла-казалар була калса, үзебезнең халык өчен дә урыннар җитәрлек. Ә күченеп килүчеләр өчен яшәү һәм балаларга уку өчен шартлар булдырылган. Бөтен нәрсә алдан хәстәрләнгән, кирәк булса, медицина ярдәме күрсәтеләчәк.