

Башкорт Википедиясе волонтерлары Халыкара туган тел көненә багышланган чираттагы ачык чара үткәрде. Форум «Викимедиа РУ» коммерция карамагында булмаган партнерлыгы, Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды, башкортларның Бөтендөнья корылтае, Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән узды.
Конференциянең виртуаль залында бөтен республикадан утызга якын активист җыелды, шул ук вакытта YouTube-каналда чараның турыдан-туры эфиры барды. Форумда катнашучыларны Бөтендөнья башкорт корылтае Президиумы рәисе, Русия Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова сәламләде. “Беренче чиратта, башкорт Википедиясен оештырган, кешеләргә зур рәхмәтемне җиткерәм. Рөстәм Нурыев, Гүзәл Ситдыйкова, Зәйтүнә Нигъмәтҗанова, Зөфәр Салихов, Әнсар Нуретдинов һәм башкалар – виртуаль энциклопедия эшен алып баручы рухландыручылар, энтузиастлар.
Бу ел Бөтендөнья башкорт корылтае тарафыннан Башкорт мәдәнияте һәм рухи мирас елы дип игълан ителде. Елның методик тәкъдимнәрендә Википедия турында да мәгълүмат бар: без районнар һәм шәһәрләр корылтайларын виртуаль энциклопедия эшендә актив катнашырга чакырабыз, бу фактор исәпкә алыначак, елга нәтиҗәләр чыгарачакбыз. Алга таба да туган башкорт телендә виртуаль энциклопедия тутыру буенча эшне активлаштырырга, яңа авторларны җәлеп итәргә кирәк. Үз чиратында, Бөтендөнья башкорт корылтае кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтәчәк", – дип билгеләп үтте Эльвира Ринат кызы.