+24 °С
Дождь


Коронавирус пандемиясе вакытында Русиядә күмү мәшәкатьләре белән шөгыльләнгән компанияләр дистәләрчә миллиард сумнар керем алганнар. Базар әйләнеше 2021 елда 12,5 процентка арткан һәм 80,4 миллиард сум тәшкил иткән. Росстат хәбәр итүенчә, соңгы 7 елда бу югары күрсәткеч.
Белгечләр әйтүенчә, керемнәр 30-50 процентка арткан. Күмү мәшәкатьләре белән шөгыльләнүчеләрнең бизнесы күләгәгә күчү белән аларның керемнәре күренми, диләр.