Җәмгыять
21 февраль 2022, 10:34

Күченеп килүчеләр һәм коронавирус

Чир азмасмы? Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин бу хакта нәрсә дигән? 

Күченеп килүчеләр һәм коронавирусКүченеп килүчеләр һәм коронавирус
Күченеп килүчеләр һәм коронавирус

Луганск һәм Донецк республикаларыннан эвакуацияләнүче халык республикада коронавирус таралуга бәйле хәлне катлауландырмыймы? Аларга Башкортстан нинди медицина ярдәме курсәтергә әзер? Моның өчен безнең мөмкинлекләр җитәрлекме? Бу сорауларга БР Премьер-министры урынбасары – сәламәтлек саклау министры Забелин Максим җавап бирде:

- Безнең республикага килүчеләр башта Ростов өлкәсенә килделәр. Алар анда коронавируска тест ясаганнар.

Бездә яшәргә калучыларга,әгәр кирәк булса, шулай ук медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Күчеп килүчеләр арасында медицина хезмәткәрләре бар икән, аккредитация үтеп, һөнәрләре буенча эшкә урнаша алачак. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас