

Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров:
"Луганск һәм Донецк республикаларыннан эвакуацияләнгән кешеләрне кабул итү эшен оештыру өчен без оператив штаб төзедек. Килүчеләрне ташу һәм урнаштыру мәсьәләләре белән ул ял көннәреннән үк шөгыльләнә башлады. Ул барлык җаваплы структуралар белән башкарылган эшләр буенча киңәшмә үткәрде, гомумән, әзерлек югары.
Тәүлек эчендә ике мең кеше килүен көтәбез. Күпчелеге -хатын-кызлар, балалар һәм өлкән кешеләр. Алар пансионатларга, социаль приютларга урнашачаклар. Инвалид балалар булган гаиләләрне тернәкләндерү учреждениеләренә, ә өлкәннәрне картлар өчен интернат-йортларга урнаштырачакбыз.
Килүчеләргә эш тәкъдим итүчеләр белән дә аралаштык. Районнарда вакансияләр исемлеге актуальләштерелде. Килүчеләргә анкеталар үткәреп, аларны эшкә урнаштырырга тырышырбыз. Укучылар өчен без уку классларында урыннар әзерлибез. Санитар-эпидемиологик хәвефсезлек турында да онытмадык. Уфаның тимер юл вокзалында, анда эвакуацияләнгән кешеләрне кабул итәчәкбез, мобиль медицина пунктлары эшен оештырабыз. Аларны тикшереп, кемгәдер кирәк булса, шунда ук медицина ярдәме оештырачакбыз. Гомумән, килүчеләр өчен без максималь уңайлы шартлар тудырырга тырышачакбыз. Без инде күптәннән республиканың барлык халкы өчен моны эшләргә тырышабыз. Барыгызга да сәламәтлек һәм нәтиҗәле атна теләп калам!"