

Донецк һәм Луганск республикаларыннан эвакуацияләнгән укучылар укуларын дәвам итә алырмы? Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны бакчаларга урнаштыру мөмкинлеге бармы? БРның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хужин болай дип җавап бирде:
- Эвакуацияләнүчеләр арасында студентлар булса, алар республиканың көллият һәм югары уку йортларында белем алуларын дәвам итәрләрме? - Безгә килгән балалар укуларын дәвам итәчәкләр. Мәктәпләрдә алар өчен урыннар әзерләдек. Һәркайсы уку әсбаплары, канцелярия әйберәре белән тәэмин ителәчәк. Кечкенәләр өчен балалар бакчаларында урыннар каралган.
Студентлар укуларын безнең уку йортларында дәвам итәчәкләр, без Донецк һәм Луганск уку йортлары белән элемтәгә чыктык, уку программасы аларныкыннан аерылмый диярлек. Уку-укыту өлкәсендә проблема юк.