Җәмгыять
21 февраль 2022, 06:03

Дөрес фикер түгел

Ишембай халкы бал кортларының җирле токымнары юкка чыгар дип курка.

Дөрес фикер түгелДөрес фикер түгел
Дөрес фикер түгел

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары А. Ш. Бадранов болай дип аңлата: "Ишембай районында умартачыларга бәйле вәзгыятькә килгәндә шуны әйтә алам: без тикшерелгән мәсьәләләр кысаларында планлы рәвештә барабыз. Пәнҗешәмбе көнне очрашканнан соң, шимбә тагын җыелыш булды, анда умартачылардан торган эшче төркем барлыкка килде, иртәгә «Ишембай районы умартачылары җәмгыяте»н булдыру буенча инициатив төркем очрашачак. Бүген без бер-берсенә бәйле булмаган ике процесс барлыгын күрәбез. Беренчесе - Ишембай районында умартачылык мәсьәләләрен "киңәйтү", икенчесе - бу мәсьәләләрне берьяклы сәясәтле, проблемаларны конструктив хәл итмәгән, килешенмәгән акциялер үткәрү юлы белән проблемаларны конструктив хәл итүгә омтылу.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, килешенмәгән акцияләр оештыручыларның төп сәбәбе - башкорт бал кортларын юкка чыгудан курку. Бу һич тә алай түгел. Башкорт бал кортлары популяциясен саклап калу һәм үстерү өстендә бездә тулы бер умартачылык һәм апитерапия институты эшли, башкорт бал кортлары өчен генә билгеләнгән территорияләр бар, авыл хуҗалыгы министрлыгы тулаем умартачылыкка да, башкорт умарталарын популяцияләүгә дә финанс ярдәме чараларын гамәлгә ашыра. Акциядә фикерләр төрлечә яңгырады, оештыручылар, гадәттәгечә, меңләгән кеше ди, хокук саклау органнары бәләкәйрәк сан әйтә. Шул ук вакытта Макаровка авыл советы умартачылары хәбәр иткәнчә, умартачыларны яклауга флешмоб Макаровка авыл советы умартачыларыннан башка үткән, һәм хәбәр килүенчә, барлык халыкның өчтән бере генә акциядә катнашкан. Алда билгеләнгән мәсьәләләрне хәл итү тиздән барысын да үз урыннарына куяр дип уйлыйм".

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас