

“Пандемиягә карамастан, Уфа үсешә, актив рәвештә торак йортлар төзелә, - дигән иде төбәк Башлыгы Радий Хәбиров моннан бер атна чамасы элек депутатлар алдында чыгыш ясап. – Башкалада бихисап эре инфраструктура объектлары төзелә. “Уфаның көньяк капкалары” эре инфаструктура проекты башлана. Безнең максат – төзү генә түгел, Уфада яшәүчеләр өчен уңайсызлыкларны киметү дә. Аннары алдыбызда Уфаның 450 еллыгын билгеләүгә әзерлек мәсьәләсе тора. Стратегик максатларны хәл итү өчен бу яхшы сәбәп. Быел зур юбилей объект төзелешләре башланырга тиеш...”
Уфада инфраструктура үсешенең тагын бер күркәм мисалы – Башкортстан хакимимяте 2024 елда интеллектуаль транспорт системасын кертәчәк. Аны тормышка ашыру “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында үтәчәк. Программаны гамәлгә кертү быел ук башланачак.
- Беренче этапта Уфа светофорларын модернизацияләячәкбез, - диде бу җәһәттән Башкортстан транспорт дирекциясе башлыгы Мансаф Низакаев. – Программа 134 интеллектуаль комплекс, махсус программа белән тәэмин итү, мәгълүмати таблолар, фотовидеофиксация камералары, акыллы тукталышлар, экология метеостанцияләр, юл карталарын цифрлаштыруны үз эченә ала.
Бу тема Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Республика Йортында үткән киңәшмәдә күтәрелде. Проектны тормышка ашыру өчен 1,1 млрд. сумнан артык акча бүлү күз уңында тотыла. Быел гына да моның өчен 409 млн. сум акча юнәлтеләчәк. Проект башта Уфада, соңрак Стәрлетамакта тормышка ашырылачак.
Интеллектуаль транспорт системасын үстерү өчен махсус ситуацион үзәк булдырылачак, анда юллардагы хәлләр күзәтеләчәк. Мәгълүматлар оператив рәвештә Башкортстан ЦУРына тапшырылачак.
- Бу проект юл хәрәкәте белән идарә итү процессларын автоматлаштырырга һәм, нәтиҗә буларак, республика юлларында иминлекне арттырырга мөмкинлек бирәчәк, – дип билгеләде Радий Хәбиров.
Күперләргә игътибар бүлү җәһәтеннән шуны әйтеп була: шушы көннәрдә Уфада Агыйдел аша иске күперне ябу һәм реконструкцияләү вакыты турында шәһәр мэриясенең матбугат хезмәтендә тагын искә төшерделәр. 1956 елда төзелгән конструкцияне ремонтлау эшләренә 1 мартта керешәчәкләр. Үткән ел файдалануга тапшырылган яңа күпер-вставка аркасында реконструкция эшләре транспорт хәрәкәтендә җитди кыенлыклар тудырырга тиеш түгел.
Башкортстан башлыгы: “Кешеләр тормышы уңайлыгының мөһим күрсәткечләренең берсе – хәвефсезлек”, дигән фикердә.
“Соңгы ике елда илнең бер генә төбәгендә дә юлларда бездәге кебек күпләп фото һәм видеофиксация комплекслары билгеләнмәде. 2022 елның 1 мартыннан безнең юлларда 1 815 камера эшләячәк. Беренче чиратта алар тизлек режимын көйләргә ярдәм итәчәк, - диде ул. – Моннан тыш, республикада зур күләмдә юл төзелеше дәвам итә, федераль трассаларда проблемалы участоклар дүрт полосага кадәр киңәйтелә. Һәм бу да, һичшиксез, үз нәтиҗәсен бирәчәк".