Җәмгыять
20 февраль 2022, 06:12

Казан шәһәрендә "Әгъзам укулары-2022" үткән.

30 елдан артык Казан дәүләт университетының журналистика факультетын җитәкләгән остазыбызның якты исемен быел да искә алдылар. 

darelfonyn.kpfu.ru Казан шәһәрендә  "Әгъзам укулары-2022" үткән.darelfonyn.kpfu.ru Казан шәһәрендә  "Әгъзам укулары-2022" үткән.
Казан шәһәрендә "Әгъзам укулары-2022" үткән.Фото:darelfonyn.kpfu.ru

 

Татарстан Республикасының Журналистлар Союзы һәм Журналистиканың югары мәктәбе Казан дәүләт университеты журналистика факультетының беренче деканы Флорид  Әгъзамовның якты истәлегенә багышланган традицион фәнни-гамәли конференцияне үткәргән. Конференция кысаларында милли матбугат системасында традицион һәм яңа медиа, заманча мәгълүмат киңлектә мәдәни-әхлакый ориентирлар, мультимедия дөньясында матбугатның киләчәге турында сөйләшкәннәр.

Флорид Имамәхмәт улы тумышы белән Башкортстанның Чакмагыш районының Бикмәт авылында туып үсә. Шуңа да аның матбугаттагы язмалары Флорид Бикмәтле псевдонимы белән дөнья күрә. 30 елдан артык Казан дәүләт университетының журналистика факультетын җитәкләгән остазыбызның  студентлары хәзер югары урыннарны били: кемдер гәзит, кемдер журнал мөхәррире, кайсылары телевидениегә китте, кемдер академик мохиттә калды.

Алар барысы да Флорид Имамәхмәт улын игелекле, намуслы, эчкерсез кеше, чын гуманист буларак искә алалар. Аның кебек журналистлар хәзер, чыннан да, аз. Аның өчен беренче чиратта кеше игътибар үзәгендә иде. Флорид Әгъзәмовның һөнәри эшчәнлегенең иң төп принципларыннан берсе – зыян китермәскә. Үзенең хезмәте белән ул журналист һәрвакыт геройларын гуманлы булып калырга тиешлеген раслады.

Флорид Әгъзамов башкалар турында күп кайгырткан, әмма үзе турында аз уйлаган журналистларның берсе булды. Журналистика факультетының беренче деканы катлаулы язмышлы. Ул 1936 елның 11 февралендә дөньяга килә. Авыр сугыш еллары авыр булуга карамастан, мәктәпне алтын медаль белән тәмамлый, поэзия ярата. Казан шәһәренә килеп, Казан дәүләт университетын тәмамлый, район һәм республика гәзитләрендә эшли. Аспирантураны тәмамлаганнан соң, КДУның журналистика бүлеген җитәкли башлый.

Миңа 1994-2000 нче елларда ул җитәкләгән журналистика факультетында белем алырга насыйп булды. Флорид Имамәхмәт улы үтә дә кечелекле, кешелекле кеше иде. Башкортстаннан килеп укучыларга һәрвакыт игътибарлы булды, туган якларын сагынып яшәде. Безне укыткан мөгаллим –КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты доценты Дмитрий Туманов аның турыда болай дип искә ала.

  • Флорид Имамәхмәтович студентларны хөрмәт итте. Ул беркайчан да үзен тирә-юньдәгеләр өстеннән күтәрмәгән, әңгәмәдәшен бәяләгән, аның фикере белән саналган кеше иде. Ул Советлар Союзында булган төрле бюрократик сәбәпләр аркасында докторлык эшен яклый алмады. Ә СССР җимерелгәч, Флорид Имамәхмәт улының сәламәтлеге какшады. Әмма безнең күз алдыбызда ул академик, ориентир булып калды. Ул фән белән карьера өчен шөгыльләнмәгән кеше иде. Ул фәнне яратты, гомерен гуманизмга багышлады. Ул гуманизм турында башкалар бу хакта сөйләргә курыккан вакытта сөйләде.

Миңа аның студенты булу гына түгел, аның белән университетта эшләү дә насыйп булды. Биредә мин Флорид Имамәхмәтовичны иркен шартларда күрдем. Ул гади, көлкеле булып күренүдән курыкмый иде. Ул шулкадәр тәмле итеп ризык пешерә иде, савыт-саба юарга яратам дип сөйли иде.  "Миңа савыт-саба ясаганд  уйлар килә", - дип сөйли иде.

Барлык бәйрәмнәргә дә ул үз куллары белән пешерелгән пироглар алып килә иде. Ул җырларга ярата иде. Күз алдыгызга китерегез, ул опера арияләрен башкара ала иде.

 

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас