

Бездәге хезмәт хакы белән генә гаиләне карап булмый дип күпләр вахта юлы белән Себергә, башка чит төбәкләргә эшкә йөрүгә күчте. Совет дәүләте таркалганнан соң килеп туган икътисади кризис вакытында башланды мондый хәл. Минем танышлар арасында да бар андыйлар. Мәсәлән, күршедә генә яшәүче Илгиз Закиров 13 ел читтә эшләп йөрде. Ярты ел элек Уфага гаиләсе янына кайтты. Әлеге көндә ул тәрәзә профильләре җитештерүче "Грайн" компаниясендә эшләп йөри.
"Гөлсем белән өйләнештек, ипотекага фатир алдык, балабыз туды. Ипотека түләү авырлаша башлагач, танышлар аша себергә эшкә чыгып киттем. 13 ел үткән дә киткән. Киров, Пермь өлкәләрендә эшләдем, күпер төзелешендә йөрдем, нефть саклана торган резервуарларны чистарттык. Бер ай эшләп, бер ай ял итә идем. Иң күбе ике айлап кайтмый тордым. Өйдә булганда да тик ятмадым- таксида эшләдем. Иртән чыгып китеп, кич соң гына кайта идем.Мин юкта бөтен эш тормыш иптәшем Гөлсем өстендә булды, улымны үзе үстерде, аңа ярдәм итә алмадым. Мин читтә эшләгәч, ике бала каравы аңа авыр булыр дип икенчегә алып кайтмадык...
Гөлсем дә үткәннәрне искә алып: "Улыбызга яшь ярым гына иде ул чыгып киткәндә. Әтисе кайткач, бала әтисен танымый иде. Уенчыклар, тәм-томнар биреп кенә "дуслаша" иде әтисе. Ә иң авыры - ялы тәмамлангач, кабат эшкә киткәндә: "Әти, ташлама, мин сине яратам!" - дип елап озатып кала иде. Авыр еллар булды. Хәзер инде шөкер, ул еллар артта калды Республика президентыбыз Радий Хәбиров ир-егетләребезне туган якларына, гаиләләренә кайтырга ярдәм итәргә сүз биргән иде, чынлап та, мөмкин икән бу! Ниһаять, Илгиз үзебездә эш тапты. Хезмәт хакы канәгатьләнерлек. Иң мөһиме - без бергә! - ди Илгизнең хатыны Гөлсем.
Фото: pixabay