

Узган елның беренче яртыеллыгында Башкортстанга килүчеләр саны китүчеләрдән 330 кешегә күбрәк булган. Гомумән, якынча йомгаклар буенча, 2021 елда бездә өч миграция рекорды куелган. Бу хакта республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хөкүмәттә үткән киңәшмәдә хәбәр итте.
“2020 елдан алып республикадан китүчеләр саны кыскарды, ә 2021 ел уртасына килүчеләр саны китүчеләрдән артты, – диде ул. – Сигез елга беренче тапкыр Башкортстанда миграция артуы күзәтелгән – ул 7963 кеше тәшкил иткән”. Моннан тыш, 5 ел эчендә беренче тапкыр мәгариф миграциясе буенча да үсеш булган: 2740 кеше өстәлгән. Себер төбәкләрендә яшәүчеләрнең Башкортстанга кайту күрсәткече дә арткан.
Экспертлар фикеренчә, республикага кайтыр яки килер алдыннан кешеләр төбәктәге икътисадка бәя бирә. Бу уңайдан соңгы елларда республикада җанлылык сизелә. Беренчедән, без Русия төбәкләре арасында инвестиция климаты торышы буенча беренче бишлеккә керә алдык. Аннары, махсус икътисади зоналар, үсеш территорияләре эшли башлады. “Узган ел 3 мең яңа эш урыны булдырылды, – ди Ленара Иванова. – Болар да Башкортстан халкы артуына йогынты ясый”.
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров тә: “Халык миграциясе – икътисадның торышын күрсәтүче бик мөһим индикатор”, – дип билгеләде. Ләкин моның белән генә тукталып калырга ярамый, ди төбәк җитәкчесе. “Миграция безнең файдага булсын өчен тагын ниләр эшләргә мөмкин икәнлеген өйрәнергә кирәк. Бу – төп бурычларның берсе”.
Үз эшләрен башларга теләүчеләр өчен бездә шартлар булуы да күпләргә туган якларына кайтырга бер сәбәп булып тора. Дунаевлар да – әнә шундый гаиләләрнең берсе.
Андрей – тумышы белән Мәскәү өлкәсеннән. Агач эшкәртү технологы һөнәрен алган. Сызымнан башлап, әзер мебель эшләүгә кадәр өйрәнә, аны бизәкләү серләренә дә төшенә. Агач эшкәртү эше аңа ят булмый: балта осталары әтисе белән абыйсының эшләвен бәләкәйдән үк күреп үсә ул.
Бүген Андрейның үзе генә булгән осталык серләре дә бар. Ул үз сызымнары белән балалар өчен кровать дә ясый.
Мебель ясау өчен аерым остаханә кирәк. Ә Мәскәүдә Дунаевлар унынчы катта яши. Шәхси йорт сатып алырга финанслар җитеп бетми. Шуңа яшь гаилә, ныклап уйлагач, Башкортстанга – Надежданың туган ягы Дәүләкәнгә – кайтып төпләнергә карар итә. Монда алар участок сатып ала, йорт сала һәм остаханә төзи. Станок һәм кирәкле корылмаларны сатып алырга тәүге мәлләрдә туганнары ярдәм итә. Әмма җитештерү үскән саен өстәмә кораллар кирәк була. Шул чагында Дунаевлар Дәүләкәннең эшкуарлар ассоциациясендә ишеткән социаль контракт артыннан йөри башлый. Беренче мөрәҗәгатьне комиссия кире кага, шулай да яшьләр бирешми: документларны яңадан тапшыра. Бу юлы инде рөхсәт килә.
Шулай итеп, алар социаль контракт кысаларында бүленгән 250 мең сумга кирәкле корылмалар сатып ала.
Бүген инде Андрей белән Надежданың ярдәмчеләре – ике уллары үсеп килә. Аларның да агач эшенә кызыксынуы бар: агач кисәкләреннән уенчыклар ясыйлар, аларны дусларына да бүләк итәләр. Болай булгач, нәсел эше туган җирдә дәвам итәр, мөгаен.