Җәмгыять
18 февраль 2022, 08:30

Ел буе акчасыз яшәп кара әле

Азаматка хезмәт хакын ник һаман түләмиләр?

Ел буе акчасыз яшәп кара әлеЕл буе акчасыз яшәп кара әле
Ел буе акчасыз яшәп кара әле

      «Менә 10 ай инде «Красноусолск» санаторие” җаваплылыгы чикләнгән оешмада эшләгән хезмәтем хакымны  ала алмыйм, - дип зарланган төбәк Башлыгы Радий Хәбировка Азамат Магизов. -  Гафури районара судының 9 февральдәге  карары белән хезмәт хакымны тулы күләмдә  түләргә тиешләр иде. Ул карар закон буенча кичекмәстән үтәлергә тиеш булса да,  җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы да,  санаторий директоры да   суд карарын үтәргә ашыкмый.

    Элек мин безнең Башкортстанда хезмәт хакын соңлап түләү проблемалары күптән онытылгандыр дип уйлый идем. Баксаң, юк икән”.

Азамат эшләп тапкан хәләл акчасын алу өчен 4 ай буе судлашуы  турында да әйткән.

Фото: glavarb.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас