Җәмгыять
18 февраль 2022, 16:45

Башкортстанда транспорт реформасы

Нәрсәләр эшләнде һәм нәрсәләр эшләнәчәк?

Башкортстанда транспорт реформасыБашкортстанда транспорт реформасы
Башкортстанда транспорт реформасы

Төбәк башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә транспорт реформасының яңа этабы турында әйтте.

Транспорт реформасы республика  җитәкчесе вазифасында Радий Хәбировның беренче инициативаларының берсе булды. 2018 елның 15 октябрендә ул пассажирларны йөртү  базары элеккечә булмаячак, дип игълан итте.

Бу өлкәдә хәлләр  шактый катлаулы иде. Әйтик, Уфаның транспорт базарында  башлыча шәхси эшкуарлар өстенлек итте, алар иң керемле маршрутларны алган һәм  күптән инде исәптән чыгарырга кирәкле иске ПАЗларны куллана булып чыкты. “Башавтотранс” дәүләт унитар предприятиесе паркы да иске автобуслардан торды.  Зур автобуслар җитмәде. Республика районнарында яшәүчеләр өчен район хастаханәләренә  бару зур проблемага әйләнде — дәүләт автобуслары хезмәтләндерми, ә шәхси эшкуарлар ничек тели, шулай йөрделәр.

БР Транспорт министрлыгы исәпләп чыгаруынча, "күләгәле" базарда  ел саен 1,5 млрд. сум тирәсе акчадан салым түләнмәгән.  Һәм бу рәсми мәгълүматлар гына.

Радий Хәбиров кушуы буенча республика һәм шәһәр хакимиятләре хәл итәргә керешкән беренче проблема – базарны  тулысынча легальләштерү булды. Гади бурыч түгел иде бу.  Аңлашылып торды: “нелегаллар” бернинди җаваплылык тоймый эшли – водительләр алдында да, пассажирлар алдында да.  Алар табышларын күрсәтми, салымнар түләми, яңа автобуслар сатып алмый. Үзләрен бик дорфа тота. Маршрутларда куркыныч хәлләр тудыра.

Бу мәсьәлә ике ел дәвамында  хәл ителде. Ространснадзор һәм ЮХХДИ инспекторлары муниципаль карталарны тикшерә башлады, әгәр алар булмаса — транспортлар кулга алынды.

Транспорт реформасының тагын бер мөһим этабы -  тутыккан, искергән, пычрак ПАЗлардан, Газельләрдән котылу. Башкортстан башлыгы  мондый автобусларның куркынычсызлык таләпләренә һәм шәһәрнең эстетик дәрәҗәсенә туры килмәве турында берничә тапкыр белдерде.  2022 ел башына аларны Уфа урамнарыннан алу  бурычы куелды һәм ул уңышлы  үтәлде.

“Алга” бердәм транспорт картасы кертү дә бик отышлы булды. 2022 ел башына 606  616  “Алга” картасы чыгарылган. Көн саен картадан файдаланучылар саны 500-600 кешегә арта. Һәм бу факт транспорт реформасының яңа этабы - интеллектуаль-цифрлы реформаның башлануы турында сөйли.

 - Хәзер Уфа һәм республиканың транспорт системасы яңа этапка күчә. Иске техниканы яңага алыштырдык, нормаль автопарк булдырдык. Инде интеллектуаль бурычны хәл итәргә кирәк – интервалларны саклау, даимилекне үтәү. Монда интеллектуаль карарлар кирәк, - диде Радий Хәбиров  оператив киңәшмәдә.

Фото: “Башинформ”

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас