

Республика мәктәпләрендә өченче ел рәттән “Взлетай” проекты гамәлгә ашырыла. Анда 10-11 сыйныфларда укыган 12 мең бала катнаша. Проект Башкортстан Респбуликасы Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча гамәлгә ашырыла. Республика мәктәпләре ДОСААФның урындагы бүлекләре, автомәктәпләр белән килешүләр төзиләр һәм балаларны автомобиль йөртергә өйрәтәләр. 2021 елда 1066 бала бу курсларны уңышлы үтте һәм сертификатлар алды. 18 яшьләре тулгач, алар ЮХХДИ бүлекләрендә имтихан тапшырып, водитель таныклыгы алалар. БРның Мәгариф министрлыгы да юлларда балалар катнашлыгындагы аварияләрнең азаюын киметү максатында профилактик эшләр башкара. 2022 елның 19-27 гыйнварында балалар җәрәхәтләрен профилактикалау үзәге ата-аналар белән онлайн форматта җыелышлар үткәрделәр.
Быел Уфа шәһәрендә тагын 700 укучы “Руль артына утыр” дигән проектка кушылды. Мәктәптә гел бишлегә укыган укучылар автомәктәпләрдә водитель курсларын 50 процент ташлама белән укый ала. Күп балалы гаиләләрдә яисә ялгыз атасы яисә анасы белән генә тәрбияләнгән балаларга – 20 процент ташлама бирелә. Моңардан тыш, ата-аналар автомәктәптә укыган өчен түләгән сумманың 13 процентын кире кайтара алалар.