Җәмгыять
17 февраль 2022, 06:55

Аю ауларга рөхсәт иттеләр

Башкортстанда аю ауларга рөхсәт итүче документлар бирә башладылар.

Аю ауларга  рөхсәт иттеләрАю ауларга  рөхсәт иттеләр
Аю ауларга рөхсәт иттеләр

      Башкортстанда аю ауларга рөхсәт итүче документлар бирә башладылар. Бәясе 25,5 мең сумлык җәнлекне ауларга рөхсәт итүче документларны БР Аучылар һәм балыкчылар ассоциациясендә алырга була.

      Аюга ауга чыгу вакыты 21 мартта башлана һәм 10 июньдә тәмамлана. Җәнлекләрне Архангель,  Аскын, Баймак, Белокатай, Бөрҗән, Гафури, Дуван, Зилаир, Караидел, Нуриман, Салават, Тәтешле, Учалы, Хәйбулла һәм Яңавыл районнарында атарга рөхсәт ителә.

      Хәтерлисездер, үткән елның апрелендә Караидел районында транспорт компаниясе хезмәткәренә аю һөҗүм иткән иде: ике хезмәткәр  Нәгретдин  авылындагы  базага  юлланганда  аюга тап булалар. Урман патшасын күреп калыйк дип,  машинадан чыкканнар...  Кйтмәгәндә кыргый хайван ирләрнең  берсенә  ташлана.  Иптәше   кычкырып һәм монтировка ярдәмендә генә аны куып җибәрә алган.

Фото: “Башинформ”

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас