

- Хөрмәтле “Өмет”челәр! Күңелемдәге борчуларым белән уртаклашыйм дип, “Алло, “Өмет” тыңлый”га шалтыратырга уйладым. Мин 28 ел яраткан гәзитемнән – “Өмет”тән аерылмый яшим. Озак еллар мал табибы булып эшләп, 2006 елда пенсиягә чыктым. Мәгънәле, тирән эчтәлекле язмалар язучы журналистларыгызны, читтән торып булса да, һәрберсен исем-фамилияләре белән беләм. Сезнең гәзитне күбрәк авыл җирендә яшәүчеләр алдыра. Мин дә авылда яшим. Шуңа күрә авыл халкы, колхозлар, шул хуҗалыкларда тырышып эшләүчеләр турында күбрәк языгыз әле, зинһар. Чөнки авыллар язмышы бигрәк тә күңелгә тия торган тема бит.
Күп кенә районнарда колхозлар белән бергә малчылык комплекслары, заправкалар, ындыр табаклары, МТСлар бетте. Бездә дә шул хәл. Юкка чыккан фермаларны күреп, утырып елыйсылар килә. “Өметчеләр”, безнең якларга килеп чыгыгыз әле, дип шалтыратам. Мин сезгә авылым белән бергә “әби патша” юлын да күрсәтер, шул хакта белгәннәремне сөйләр идем. Ә бит хуҗалыкларын саклап калган районнар да бар. Мәсәлән, Балтач районының Сәйтәк авылында, Яңавыл райнының Сандугач авылларында малчылык комплекслары менә дигән эшли дип беләм. Сезне җәйге матур айларда
Борай районының Каенлык авылында көтеп калучы,
Яүхәдис Исламов.
- “Өмет” белән яшәвегезгә чиксез рәхмәтлебез, Яүхәдис абый. Авыллар язмышы, аларның тырыш, булдыклы кешеләре, алар катнашлыгында үткән төрле хәл-вакыйгалар, чаралар – безнең язмаларның төп темалары. Без, журналистлар, җае чыккан саен республика районнарына, авылларына командировкаларга юлланырга гына торабыз. Дөрес, коронавирус зәхмәте баш калкыткач, саклану максатыннан командировкаларыбыз бераз сирәгәйде, әмма алдагы айларда, аеруча җәйләргә аяк баскач, авылларга ешрак юлланырбыз, очрашулар оештырырбыз, күзгә-күз карап сөйләшербез дип өметләнеп торабыз. Өлкәннәр әйтмешли, дөньялар тыныч торсын.
Гөрләп торган колхозлар бетте, хуҗалыклар сүнде, малчылык комплекслары юкка чыкты дигән борчылуларыгыз да безгә ят түгел, Яухәдис абый, чөнки “Өметчеләр”нең дә күпчелеге – шул колхозлар эшендә катнашып, ындыр табакларында эшләп, хезмәт чыныгуы алып үскән балалар. Ә чакыруыгызга килгәндә исә, сезнең якларга да килеп чыгарга, үзегезне, Каенлык авылын, анда яшәүчеләрне күреп, тормыш-яшәешләре белән танышырга язсын. Иң мөһиме, исәнлек, саулык булсын.
Фото: yandex.ru