Җәмгыять
16 февраль 2022, 08:10

Автобуслар яңарды. Вакытында да килсәләр...

Транспорт реформасы дигәннәре шушы булдымы?

Автобуслар яңарды. Вакытында да килсәләр...Автобуслар яңарды. Вакытында да килсәләр...
Автобуслар яңарды. Вакытында да килсәләр...

Уфа иске автобуслардан котылды, бугай. Заманча, яңа машиналарга утырып барулары рәхәт. Транспорт реформасы дигәннәре шушы булдымы? Әллә ул дәвам итәчәкме әле?

                                     Ифада апагыз.

                                   Уфа шәһәре.

     Моннан дүрт ел элек – 2018  елның октябрендә – Радий  Хәбиров хөкүмәттә  үткән  оператив киңәшмәдә төбәк юлларындагы  хәлләргә: пассажирлар  йөртүче автобусларның сыйфатына, маршрутларны оештырудагы тәртипсезлеккә, башкала пассажирларын  башлыча легаль булмаган водительләр йөртүенә борчылып, хәтта ачуланып, әлеге хәлләрне тәртипкә салу максаты белән транспорт реформасы башлану турында игълан иткән иде.  Ул башланганнан соң күп эшләр эшләнде.  Шушы дүрт елда башкала пассажирлары урамнарда нинди үзгәрешләр сизде? Нинди  проблемалар хәл ителми калды?

    Бу дүшәмбедә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров  оператив киңәшмәдә транспорт реформасында яңа этап башлануы турында игълан итте, чиновникларның нинди проблемаларны хәл итәчәге турында сөйләде.

— Яңа техника сатып алучы пассажирлар йөртүче шәхси эшкуарлар белән сөйләштек, - диде ул. -  Уфада, республикада транспортка бәйле хәлне  яхшырту икенче этабына күчә. Без алдыбызга мөһим бурыч куйдык – нормаль   автопарк булдырдык.  Хәзер Уфа урамнарында йөрүче автомобильләрнең уртача яше – өч-дүрт ел. Өч ел элек кенә аларның яше 10 елдан артык, үзләре иске, сыйфатсыз, тутыккан иде.

      Хәбиров әйтүенчә, әлеге вакытта  алда тагын да катлаулырак бурыч тора:

 - Бу – маршрут автобуслары арасында интервалларны һәм даимилекне саклау. Бу җәһәттән эшлисе дә эшлисе әле. Моның өчен интеллектуаль карарлар кирәк.

     Гәзит укучыларыбыз хәтерлидер, транспорт реформасының барышы турында даими  язып тордык. Транспорт буенча дәүләт комитетыннан  алынган мәгълүматлар буенча,  Уфада  пассажирлар йөртү хокукы булмаган 1400 автобус йөрүе турында да телгә алган идек.  Бу – шәһәрдә  барлык җәмәгать транспортының өчтән бер өлеше. Тикшерүләр әлеге автобусларның чиреге хәвефсезлек таләпләренә туры килмәвен күрсәтте.

     Моннан тыш, законнан тыш эшләгән пассажир ташучыларның “күләгә”дәге керемнәренең еллык күләме Уфада гына да 4 млрд. сумга (республика буенча – 7 млрд. сумга якын)  бәяләнгән. Бу – бернинди  салымнар да түләнмәгән сумма. 2018 елда шәхси пассажир йөртүчеләр бюджетка нибары 11 млн. сум акча күчергән.

      2019 елның июнендә  транспорт буенча дәүләт  комитеты башлыгы: “Уфада пассажирлар ташу базары легаль булмаган кешеләрдән тулысынча азат ителде”, - дип  игълан итте.

       Транспорт реформасының  зур бер плюсы – күпләп яңа  автобуслар сатып алынды. Урамнардан түбәләренә газ баллоннары кунаклаган куркыныч “Пазик”лар  юкка чыкты. 2019 елның июль аена эшкуарлар урта класслы Vector NEXT  маркалы 63 яңа автобус сатып алган.

      “Башавтотранс”  дәүләт ташучысы шулай ук Уфа шәһәр маршрутларына яңа автобуслар чыгарды. 2019 елның августына  шәһәр маршрутларына Vector Next маркалы 90 автобус чыккан иде инде.

      Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров транспорт реформасының барышы, автобуслар торышы, проблемаларның хәл ителешен даими контрольдә тота. 10 февральдә  ул  Уфаның Дим районында  “Автомиг”  җаваплылыгы чикләнгән оешма мәйданчыгында булды, төбәк башлыгына зур класслы “Лотос” маркалы яңа автобусларны  күрсәттеләр. Аларны «РариТЭК» компаниясе Кытайның Beiqi Foton Motor компаниясе белән берлектә җитештерә.

       Автобус  92гә кадәр  пассажир йөртә ала. Үткән елның декабреннән  Дим-Инорс маршрутында шундый 35 автобус эшли. Маршрут даими. Яңа автобуслар уңайлы, USB-розеткалар, җылыткычлар, климат-контроль системасы белән җиһазландырылган, хәрәкәтләре чикле гражданнар өчен мәйданчык бар. Алдагы көннәрдә тагын да 35 автобусның маршрутларга чыгуы көтелә.  

 - Уфа урамнары буйлап йөрүче автобуслар паркы яңа һәм заманча булырга тиеш дип саныйм. Быелгы ел ахырына “Башавтотранс”  компаниясенә  тагын да 77 зур автобус өстибез, эшкуарлар  да яңа техника сатып алачак. Без Башкортстанда транспорт реформасының яңа мөһим этабын башладык, болар – интервалларны, пассажирларны йөртү графигын саклау, түләгәндә карточкалар белән түләү, пассажирларны заманча һәм итагатьле итеп хезмәтләндерү, - диде Радий Хәбиров.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас