

Традиция буенча, ел саен Агыйдел елгасы ярындагы һәйкәл янында җыелабыз, чөнки нәкъ менә бу урын Ватан алдындагы бурычларын лаеклы үтәгәннәр, әмма шул канлы сугышыннан кайтмаганнарны искә төшерә. 1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстан территориясеннән чыгарылды. Ул вакыттан соң 33 ел вакыт узды, әмма бу көнне без тарихның шул дәһшәтле чорына кире әйләнеп кайтабыз, туганнары, якыннары улларын әрнүле йөрәк белән искә алалар.
Үзләренең сугышчан иптәшләрен искә алырга локаль сугыш ветераннары да килде, алар яшь буынга Ватан өчен кан салганнарның батырлыкларын искә алуны сорап мөрәҗәгать иттеләр.
Бу датаның тарихы турында хәрби комиссар Илгиз Баһаветдинов сөйләде. Ветераннар советы рәисе Рәмил Ваһапов ут һәм су үтүчеләрне укучылар белән эш алып барырга, Ватанны ничек саклаганнары турында сөйләргә, патриотик эшкә басым ясарга чакырды.
Якташларыбыз үзләренең интернациональ бурычларын лаеклы үтәделәр: локаль сугыш һәм кораллы конфликтларда 514 дүртөйле катнашты: 148е – Әфган, 318е – Чечен, 48ебашка авыр сынаулар аша үтте.
- Хөрмәтле ветераннар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар! Ватаныгызга тугрылыгыгыз, бүгенге буын белән бәйләнешегезне югалтмавыгыз, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә үз өлешегезне кертүегез һәм ата-бабаларыгызның данлы традицияләрен дәвам итүегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Сәламәтлек һәм озын гомер сезгә! - диде Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов.