Җәмгыять
14 февраль 2022, 13:30

“Законсыз реклама конструкцияләре булырга тиеш түгел”

Тышкы реклама базарында тәртип урнаштыру беренче нәтиҗәләрне бирде.

“Законсыз реклама конструкцияләре булырга тиеш түгел”“Законсыз реклама конструкцияләре булырга тиеш түгел”
“Законсыз реклама конструкцияләре булырга тиеш түгел”

Тышкы реклама базарында тәртип урнаштыру эшләре беренче нәтиҗәләрне бирде. Хәтерегездәдер, 2020 елда Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгына Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тиешле йөкләмә биргән иде. 2021 ел нәтиҗәләре буенча муниципалитет бюджетларына реклама компанияләреннән 152 млн.сумнан артык акча кергән, бу 2020 ел күрсәткеченнән 14 млн. сумга артык.

Бу саннарны республика Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев БР  хөкүмәтендә видеоконференция режимында узган оператив киңәшмәдә әйтте.

- 2021 елның тугыз аенда төбәктә 134 законсыз реклама конструкциясе демонтажланды. Проблемалы нокталар булып Уфа,  Әбҗәлил һәм Краснокама районнары кала, - диде Максим Ульчев.

Агентлык төбәкнең цифрлы үсеш министрлыгы белән берлектә «реклама конструкцияләрен урнаштыруга һәм  файдалануга  рөхсәт бирү» дигән яңа электрон хезмәт формалаштыра.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тышкы реклама базарында тәртип урнаштыру буенча агентлыкның  эшенә уңай бәя бирде һәм шәһәр, район  хакимиятләре  белән берлектә реклама оешмаларының  эшчәнлегенә контрольне көчәйтергә кушты.

- Законсыз реклама конструкцияләре булырга тиеш түгел, - диде төбәк Башлыгы.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас