

2022 ел башыннан күпфункцияле үзәк офисларында капиталь төзелеш объектын газ челтәренә тоташтыру турында килешү төзүгә халыктан 340 гариза кабул ителгән.
"Республикада яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен газ челтәренә тоташтыру буенча КФҮнең барлык офисларына да минималь документлар пакеты белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Газны җир участогы чикләренә кадәр сузу бушлай", - диде Башкортстан Республикасының КФҮ директоры Наталья Куприянова.
Исегезгә төшерәбез, әлеге хезмәт Башкортстан КФҮ офисларында 2021 елның августыннан алып эшли башлады. Хезмәт күрсәтә башлаганнан алып бүгенге көнгә кадәр КФҮ офислары аша 1900 гариза бирелгән.
Купфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать иткәндә түбәндәге документлар кирәк булачак: гариза бирүченең (аның вәкиле) шәхесен таныклаучы документ; ИНН; СНИЛС; гариза бирүченең шәхси торак төзелеше объекты булган җир участогына милек хокукын раслаучы документ; ситуацион план; шәхси торак төзелеше объектына милек хокукын раслаучы документлар (ЕГРНнан выписка).
Гаризаны алганнан соң, “Газпром газораспределение Уфа " оешмасы хезмәткәрләре гражданин белән мөстәкыйль рәвештә үзләре элемтәгә керә.