

Уфада яшәүче ханым республика Башлыгы Радий Хәбировка җылылык өчен хакларга зарланган.
Зарланмаслык та түгел шул: Суворов урамының 88нче санлы йортында 45 кв.метр мәйданлы бер бүлмәле фатирда яшәүче апага җылылык өчен октябрь аенда – 2 576, ноябрьдә – 3 515, декабрьдә – 4 505, ә гыйнварда 5916 сум түләргә килгән. Бу хәллләргә ачыклык кертергә теләп, апа берничә мәртәбә “БашРТС”ка барган, ләкин, үзе аңлатуынча, аңа “отпискалар” гына килгән.
Бу хәлләрне күрәбез дә, уйлап куябыз: әллә соң без Арктикада яшибез микән?
Фото: proural.info